14 нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус язучысы В.В.Бианкиның тууына 125 ел тулу уңаеннан “Җәнлек-җанварларны яратып” дип аталган китап күргәзмәсе буенча язучының иҗаты турында сөйләшү үткәрелде.
14 февраль – Изге Вәли көне. Шул уңайдан Турай авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә гашыйклар көненә багышланган “Валентинка своими руками” дигән тема астында мастер – класс үткәрелде. Булган материалларны кулланып балалар бик теләп матур йөрәкчекләр ясадылар.
Гашыйклар көне уңаеннан Ижёвка мәдәният йортында күңелле программа үткәрелде.
Татар дөньсы февраль аенда татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә китапханә, мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә, шагыйрь иҗаты буенча “Җырым белән җиңдем дошманны ” исемле дәрес - викторина уздырылды.
Иске Гришкин авылы китапханәчесе Бармакова Г.И. “Ромашка” бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә бакча балалары өчен әфган сугышы темасына әңгәмә үткәрделәр.
Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шарафутдинова С.Н. укучылар өчен “Әфган салган яралар” исемле хәтер сәгате уздырдылар.
14-20 февраль көннәрендә “Юность” кинофильмнар расписаниясе
Песәй авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә, Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, кичә уздырылды.
12 февраль көнне Монай авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә «Җәлил безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән кычкырып укулар уздырды. Муса Җәлил батырлыгы мәңгелек, аның шигырьләре үлемсез. Китапханәдә «Батырлык аның шигырьләрендә» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнгән иде.
13 февраль көнне Тат. Чаллы авыл китапханәсендә рус әдәбияты классигы Иван Крыловның 250 еллык юбилеена багышланган “Крылов мәсәлләр бабасы “ дигән әдәби сәгать узды.