16 гыйнвар көнне Монаш авылы китапханәсе, Монаш урта мәктәбе белән берлектә, Д. И. Менделеевның тууына 185 ел тулу уңаеннан, “Д. И. Менделеев: тормыш һәм хезмәтеллары – Ватанга хезмәт итү батырлыгы” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.
18 гыйнвар көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен Россия тарихында истәлекле героик датага – Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган «Блокададан репортаж» дип исемләнгән тарихи-әдәби сәгать үткәрделәр.
«Батырлыкка 30 ел, хәтерләргә 30 ел» республика конкурсы һәм Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан балалар китапханәсе «Батырлык урыны – Әфганстан» дигән темага 1,4 нче мәктәп , 1нче гимназиянең җиденче сыйныф укучылары өчен очрашу кичәсе үткәрде.
17 гыйнвар көнне Псәй авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия «Чулпан» балалар бакчасында кунакта булды һәм «Я веселый Пятачок» аппликация ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Озак еллар дәвамында Балалар китапханәсе “Камские зори” приюты белән хезмәттәшлек итә. Һәм менә 17 январь көнне китапханәгә яңадан үзенең дуслары – приютта тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар килде.
2019 ел Президент Р.Миннеханов тарафыннан Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Моның төп максаты – хезмәт кешесенең абруен күтәрү. 17 январьда Илнәт авылы китапханәсендә “Выбор профессии, выбор пути” дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәгә һөнәр сайлау алдында торган яшүсмерләр өчен китаплар куелган.
17 нче январьда Тат.Чаллы авылы китапханәсендә Д.Гранин һәм А.Адамовичның “Блокада китабы” буенча әдәби укулар узды.
Яңабирде мәдәният йорты хезмәткәрләре янына кунакка Монаш мәдәният хезмәткәрләре килде.
16 январь көнне Бәзәкә китапханәсендә галим-фәлсәфәче, әдип, дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Р.Фәхреддиннең тууына 160 ел тулу уңаеннан “Халкыбызның асыл заты” дип исемләнгән тематик кичә узды.
Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус язучысы А. Гайдарның тууына 115 ел тулу уңаеннан аның китапларыннан күргәзмә оештырылды. Китапханәгә керүче китап укучылар күргәзмәгә куелган китапларны карап, язучының иҗатын яңадан барлап, хәтерләрендә яңарталар.