2018 нче ел –Толстой елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Илнәт авылы китапханәчесе “Толстой эзләре буйлап” исемле әдәби кичә уздырды. Балаларга Л.Н.Толстойның күпкырлы таланты турында сөйләнде һәм китаплары белән тәкъдим ителде.
Мунай авыл китапханәчесе балалар бакчасында “Фантазерлар илендә” («Веселая страна фантазеров”) дигән әкиятләр буенча сәяхәт уздырды.
Абалач авылы китапханәсендә көзгә багышланган “Могҗизалар кыры” уены булды. Балалар көз темасына багышланган сорауларга җаваплар эзләделәр. Ә әниләр аларга көч биреп тордылар.
Яңабирде авылы китапханәсе “Россия.Туган ил. Бердәмлек” исемле тематик кичә уздырды. Балалар бакчасы балалары җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Мәктәп укучылары төрле миллә вәкилләренең җырларын һәм биюләрен башкардылар. Укытучылар башкаруында туган ил турында җыр яңгырады.
Тихоново авылы китапханәсендә халыкара бердәмлек көненә багышланган әңгәмә уздырылды. Илебездә төрле милләт халыклары яши. Аларның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре хакында сөйләнде.Аннан сон укучылар өчен викторина уздырылды.
26 нчы ноябрь көнне үзәк китапханәдә әниләр көненә багышланган “Җирдәге бөтен яхшылык әниләрдән” исемле бәйрәм кичәсе уздырылды.
Балалар китапханәсендә «Почитаем, поиграем, отдохнём, время с пользой проведём» исеме астында уеннар оештырылды.
ЦСП «Саулык»та ял итүчеләр өчен Үзәк китапханә хезмәткәре М.Долгова тарафыннан фольклор – уен программасы үткәрелде.
22 нче ноябрь көнне балалар китапханәсе “Россия символлары. Әдәбият юбилейлары” Бөтенроссия әдәбият-география Олимпиадасында катнашты. Менделеев шәһәреннән 7 яшьтән 10 яшькә кадәрле 177 укучы,11 яшьтән 14 яшькә кадәрле 50 укучы җәлеп ителде. Нәтиҗәләр билгеле булгач, укучыларга сертификатлар тапшырылачак.
Балалар китапханәсе китапханәчеләре үзләренең даими укучысы Закусилова Аняда кунакта булдылар.