“Әнием - минем кояшкаем”
27 нче ноябрь көнне “Алёнушка” исемле балалар бакчасында ,“Әнием - минем кояшкаем” дигән региональ конкурсында җиңүчеләрне, мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр. Безнең бакча балалары да төрле номинацияләрдә җиңделәр.
Беренче степень дипломанты –Нигматзянов Д.. икенче степень дипломанты –Абрамов Д., өченче степень дипломанты –Гараев Р. Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз!
ГТО
Бүген,14 нче ноябрь көнне, 10 нчы балалар бакчасы сотрудниклары, мәҗбүри ГТО тестларын бирделәр. Тестирование СОК “Химик” та булды.
Бөтен тестларны да сотрудниклар булдырдыра алдылар.Тестларны тренер-преподаватель МБУ ДО ДЮСШ “Батыр”Елизарова И.Д. үткәрде.
ГТО бирү сотрудникларга ошады.
15 нче ноябрь көнне Турай урта гомуми белем бирү мәктәбендә “ Тискәре күренешләр ” дигән темага ата-аналар җыелышы булып узды. Ата – аналар җылышында түбәндәге мәсьәләлргә өстенлек бирелде: укучыларның уку-тәрбия эшчәнлеге; патриотик тәрбия ; 9-11 сыйныф укучыларын БДИга әзерләү турында әйтелде. Шулай ук балаларның тәртипләре , дәресләргә соңга калмыйча йөрүләре турында да әйтелде.
23 нче ноябрь көнне “Менделеев яңалыклары” газетасы редакциясында “Бу минем әнием” дигән рәсем конкурсына нәтиҗә чыгадылар.
Безнең бакча балалары да бу конкурста бик актив катнаштылар, шуңа күрә балаларны, аларның әти-әниләрен, тәрбиячеләрне дә редакцияга чакырдылар.
Мероприятияга Менделеев муниципаль районы башлыгы Чершинцев В.С. килгән иде. Конкурста җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр бирелде.
29 ноябрдән - 5 декабрьгә Юность кинотеатрнда кинофильмнар күрсәтелуе
Менделеевск балалар китапханәсе хезмәткрләренең Ижевка авылына кунака килуе бакча балалары өчен көтелмәгән сюрпириз булды. Китапханәчеләр нәниләр өчен «Убырлы карчык шуклыклары» исемле әдәби-уен прогаммасы үткәрделәр.
Менделеевск Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ЦСП «Саулык»та язучы, драматург Евгений Львович Шварц иҗатына багышланган «Әкият телендә» исемле әдәби сәгать үткәрделәр.
Китапханәдә “Колибри” түгәрәгенең чираттагы дәресе үтте. Бу түгәрәкнең эшчәнлеге күптөрле. Төрле материаллардан эшләнмәләр ясау, әңгәмәләр уздыру, күргәзмәләр, сәяхәтләр, тематик кичәләр оештыру укучыларның буш вакытларын файдалы уздыруга хезмәт итә. Бу дәрестә балалар Әниләр көненә бүләкләр әзерләделәр.
1нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары һәм “Камские зори” приюты балалары өчен «Крокодил Гена һәм аның дуслары» дигән Эдуард Успенский китабы буенча әдәби сәяхәт уздырылды.
Балалар китапханәсендә В.Г.Сутеев иҗаты буенча 2нче,7нче,11нче бакча балалары өчен танып белү сәгатьләре уздырылды.