Яхшы һөнәрләрнең күбесе арасыннан менделеевлы Валентин Миронов яшьлектә күргәнен сайлый.
“Шаян” халык иҗатының атказанган коллективы 43 нче сезонын ачты.
Шәһәр һәм районның күпфатирлы йортларында 2018 елга региональ программаны гамәлгә ашыруның кыска вакытлы планына кертелгән капиталь ремонт ахырына якынлаша.
Тренерга Казан волейбол клубы уенчылары да теләктәшлек белдергән.
Район башлыгы Валерий Чершинцев эшлекле киңәшмәдә “Кама-Сакс” җитештерү предприятиесенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте.
Директор итеп Ильнар Мәрдәнов билгеләнде.
Балалар сәнгать мәктәбендә “Әби белән бабай янәшә” исемле район бәйгесе узды. Анда шәһәр һәм авылда яшәүче, озак еллар пар канатлы, күпләргә үрнәк гаилә парлары – әбиләр һәм бабайлар катнашты.
29 нчы октябрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан "Комсомолда үткән еллар " дип аталган тарихи сәгать үткәрделәр.
Тойгуҗа авылы мәдәният йортында "Зур алма" дип аталган күңел ачу программасы үткәрелде.
2018 елда Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы оешуга 100 ел тула. Комсомоллар илебез куәтен арттыруда, яңа шәһәрләр һәм завод-фабрикалар төзүдә, яңа җирләр ачуда катнаштылар. Комсомол сафлары бик күп яшьләр өчен чыныгу мәктәбе, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булды. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсендә “Комсомол – минем үткәнем” исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм викторина әзерләнде.
27 нче октябрь көнне Сәйтәк авылы клубында төрле яшьтәге балалар өчен ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан “Комсомол туган көн бар иде” дип исемләнгән әнгәмә булды.