ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. 5-6 сыйныф укучылары өчен “Китап турында нәрсә беләсез” исемле китапханә дәресе уздырды.

Бүген, 25 октябрьдә, "Үзәкләштерелгән клублар системасы" хезмәткәрләре Абалач авылында "Көзге моңнар" дип аталган концерт куячак. 

 

Сәяхәтче, блогер Гөлнара Хәмидуллина “МН”га илләр гизеп йөрүе турында сөйләде.

Эш курсына кертик
– Мин Менделеевскида тудым, беренче мәктәптә укыдым, соңрак Мәскәү университетына эколог булырга кердем. Мәктәптә үк Мәскәүне яуларга теләдем. Чит илләргә кызыксынуым мине һәрвакыт озата килде, балачактан диңгезләрнең, океаннарның, илләрнең, аларның башкаласының исемнәрен белә идем. Мәктәптә яраткан фәнем география булды. Исемдә, безнең укытучы Рушания Гаязовна географик исемнәрне ятларга куша иде. Һәм аның ярдәме белән хәзер бу фәнне яхшы беләм, ул миңа киләчәктә бик ярдәм итә.


49 ил чик түгел
– Мин 49 илдә булдым, бер ел Таиландта яшәдем, икене – Перуда, хәзер АКШта яшим. Тормыш иптәшем белән Мексикада сәяхәт барышында таныштым, ә Ричмондада өйләнештек (Вирджиния).


Өметне өзгәне – Лос Анджелес
– Шунысын да әйтергә кирәк, һәр ил үзенчәлекле, һәрберсенең кабатланмас матурлыгы бар. Иң сокландырган күренешләр – Мачу Пикчу, иң күңелле урын – Канкун, Мексика, иң яхшы пляж – Барбадос, иң тәмле ризык – перуанская, иң дустанә кешеләр Ирландиядә яшиләр, иң матур архитектура – Лондонда, Римда, Питерда, өметне өзгәне – Лос Анджелес.


Ел саен тормыш иптәшем белән туй көнендә без круизга кузгалабыз, ә калган сәяхәтләрне планлаштырмыйбыз. Кайчакта бөтен гаилә белән, әти-әниләр белән бергә, ә кайчакта ялгызым гына сәяхәт итәм.


Башлаучылар өчен лайфхак
– Документларыгыз тәртиптә булсын. Паспортта базалы виза булганда илләр гизү җиңелрәк һәм очсызрак. Иң мөһиме, теләк кирәк.


Мин блогер
– Күбрәк фотога төшәргә һәм видеога төшерергә, үземнең тәэсирләрне, фикерләрне күбрәк язуымны сорап хәбәрләр ала башладым. Элек мин социаль челтәрләр фанаты түгел идем һәм нәрсәләрдер сирәк бастырдым. Әкренләп Инстаграмдагы аккаунтыма кызыклы фотолар куя башладым. Кешеләр маршрутлар, билетлар, бәяләр, визалар белән кызыксындылар һәм аларга ярдәм итәргә карар кылдым. Мин АКШка иммиграция алымнары турында консультация бирәм. Минем@gulnaras_world аккаунтына язылсагыз шат булыр идем. Анда сез җиде елдагы сәяхәт турында бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар таба алачаксыз.


Киңәш: хыялланыгыз!
– Хыяллар һичшиксез чынга ашар. Курыкмагыз! Безнең дөнья гаҗәеп һәм аның матурлыгын күрмәү гөнаһ булыр. Шәһәребез кечкенә булса да анда бик күп күренекле кешеләр туган һәм үскәннәр. Һәм хәзер ул үзгәрде, матурланды, яшәр өчен уңайлыклар бар. Матур киләчәгем өчен миңа белем һәм канат биргән мәктәбемә зур рәхмәт.

Урамда көз, көннән-көн суыта, димәк суык тию сезоны якынлаша. Бу уңайдан Менделеевскида һәм районда халыкка вакцинация үткәрелә. Халык прививка ясатамы соң?

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның юл төзелеше буенча планнары зур һәм алар тормышка ашырылачак, дип ышандырды.

Монополиягә каршы хезмәт органнарының гражданнар һәм эшмәкәрләр белән очрашуы җиде ел дәвамында үткәрелеп килә.

Россия Яшьләр хөкүмәте ассоциациясе рәисе “Россиянең бөек исемнәре” проекты илнең бөеклеген гәүдәләндерә диде.

Идел буендагы иң зур күргәзмә үзәге 2019 елның августында WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатын кабул итәчәк.

Шәһәрдә экология мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү узды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина игълан иткән берүк исемдәге бәйгегә кандидатлар тәкъдим итү этабы бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International