14 нче гыйнварда Татар Чаллысы мәдәният йортында “Иске Яңа ел безгә кунакка ашыга” дигән бәйрәм чарасы уздырылды. Китапханәче Шишова Е.Б. һәм мәдәният йорты директоры Халикова Ф.Ф. балалар өчен мавыктыргыч эстафета үткәрделәр, әлеге бәйрәмнең тарихы һәм халык йолалары белән таныштырдылар. Бәйрәм азагында лоторея уены үткәрелде. Бәхетле билет дип №3 игълан ителде һәм ул һәр тамашачыда иде.
2016 нчы елның 12-13 нче гыйнвар көннәрендә Менделеев муниципаль районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең тормыш шартларын тикшерү буенча рейдлар үткәрелде. Рейдлар полициянең участок инспекторлары, МЧС хезмәткәрләре, КДН хезмәткәрләре һәм башкалар катнашында узды.
2016 нчы елның 1-10 нчы гыйнвар көннәрендә хокук бозу һәм җинаятьләрне профилактикалау, ТР №71 ТРЗ “ТР да балаларның сәламәтлегенә зыян килүне кисәтү чаралары, физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсеш” законын тормышка ашыру максатыннан рейдлар уздырылды. 5 балигъ булмаган хокук бозучы тоткарланды, 2 яшүсмернең спиртлы эчемлекләр куллануы ачыкланды.
Бу атнада балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе исәптә торучы балаларның яшәү шартларын тикшерү нәтиҗәсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Менделеев районы җитәкчесе ярдәмчесе Ләйсән Галеева уздырды.
13 нче гыйнвар көнне Сәйтәк авылы клубында Иске Яңа елны бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә зурлар да, балалар да катнашты. Тамашачылар артист ролен дә башкарды. Клуб мөдире Гизатуллина Я.Г. тамашачылар белән төрле уеннар, әйлән-бәйлән, күңелле тамаша үткәрде. Чара дустанә мөнәсәбәттә үтте.
13 нче гыйнварда Менделеев мәйданчыгында иске яңа елга багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Концерт барышында тамашачылар Иске Яңа ел йолалары белән танышты, күңелле уеннарда катнашты, Кыш бабай белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады. “Ля-ля-фа” (җит. Лира Улько) “Былина”, “Эрвел”(җит.Инна Килеева), “Купанча” (җит.Марианна Кузнецова), мәдәният йорты солистлары тамашачыларга күңелле бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр.
13 нче гыйнварда Камай мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларын иске яңа ел белән өйдән-өйгә йөреп котладылар. Әкият геройлары һәм Кыш бабай һәр кешегә изге теләкләр теләде, ә балаларга татлы бүләкләр өләштеләр. Соңыннан мәдәният йортында дискотека уздырылды.
Тойма авылы мәдәният йортында мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре балаларның кышкы каникулын бик күңелле оештырдылар. Көннәр салкын буллу сәбәпле ,укучылар күп вакытларын мәдәният йортында үткәрделәр .Укучылар белән « Канатлы дусларыбызга ничек ярдәм итәргә?»исемле дәрес уздырылды . Балалар картон тартмалардан, пластик бутылкалардан кошларга җимлекләр ясап, агачларга элеп куйдылар һәм һәркөнне җимлекләргә ипи валчыклары, көнбагыш, ярмалар салып тордылар. Кошларның җимлекләрдән җим чүпләүләрен читтән карап тору, үзе бер ләззәт булды аларга . Укучылар белән күңел ачу кичәсендә татар халкының «Йөзек салыш», «Буяу сатам» уеннарын уйнадылар.
13 нче гыйнварда Илнәт мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә “Мари чыршысы” дип аталган иске яңа елга багышланган чара уздырдылар. Кичәне Илнәт мәдәният йортының мәдәният хезмәткәре Г.А.Мальгин һәм авыл китапханәсе мөдире Т.Н.Семякова әзерләделәр. Чарада мари халкының төрле йолалары һәм уеннары күрсәтелде. Бәйрәмне шәмпан шәраблары белән тутырылган бокаллар чыңлавы белән каршы алдылар.
Тихоново авылы китапханәсендә “Шоколад кайда үсә?” дип аталган сәхнәләштерелгән бәйрәм чарасы узды. Китапханәче Медведева Надежда Степанова шоколад турында презентация күрсәтте һәм шоколадның тарихын сөйләде. Клоуннар балаларга шоколадның төрле төрләрен өләштеләр һәм тәмен татырга тәкъдим иттеләр. Балалар викторина һәм табышмакларга җавап бирделәр. Авыл җирлеге спонсорлык ярдәме күрсәтте.