ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кокшанда 30 нчы һәм 31 нче декабрь көннәрендә Яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм чаралары узды. Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре төрле конкурслар үткәрделәр. Әлеге конкурслар кышның салкын көннәрендә һәр тамашачының күңелен күтәрде.

Сәйтәк авылы китапханәсендә “Раштуа викторинасы” дип аталган бәйрәм тамашасы узды. “Якты бәйрәм безгә килде” исеме астында презентацияләр карау нәтиҗәсендә, балалар бәйрәм тарихы белән таныштылар. Бәйрәм символы булган – шәм, открытка, венок турында мәгълүматлар алдылар. “Раштуа җитте” дип аталган шигырьләр конкурсында, “Яңа ел тамашалары” исеме белән уздырылган викторинада, яңа ел табышмакларының җавабын табуда балалар актив катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсы татлы призларга ия булдылар.

Яңа ел ялларында Балалар китапханәсендә күп төрле чаралар узды. “Кама таңнары” приютында тәрбияләнүчеләр китапханәнең тәүге кунаклары булды. Балалар өчен “Яңа ел турныда кем күбрәк белә?” дип аталган викторина уздырылды. Алар өчен кызыклы сораулар, табышмаклар, күнелле мультфильмнар тәкъдим ителде.

Бүген 8.00. дә район башлыгы Валерий Чершинцев көндәлек планлаштыруны үткәрде. Анда Менделеев районының күп балалы гаиләләре турында, авыл хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләр, халык контроле турында тикшерелде. Киңәшмә ахырында Валерий Сергеевич җитәкчеләргә үзләренең эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрне контрольгә алырга йөкләде.


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Администрациянең кече залында гадәттән тыш хәлләр буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Һава торышының кинәт начараюы нәтиҗәсендә, юлларның торышы турындагы мәсьәлә каралды. Башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов киңәшмә азагында шәһәрдә гадәттән тыш хәлләр буенча эчке киңәшмә үткәрде.

Бүген администрациянең кече залында парклар һәм скверлар турындагы киңәшмә булып узды.  Киңәшмәдә “Ушков утравы” паркының оештыру мәсьәләләре каралды. Үзләренең киңәшләре белән архитектура бүлеге җитәкчесе Илдар Минемухаметов, ОАО Карпов исемендәге Химзоводның техник директоры Илдар Шавалеев чыгыш ясады. Киңәшмәне башкарма комитет рәисе Владимир Фролов үткәрде.

Бүген 17.30. Гассар исемендәге мәдәният йорты каршында үзәк чыршыны ябу тантанасы оештырыла.

12 нче гыйнварда Татар Чаллысы авыл китапханәсендә Третьяковка буенча виртуаль экскурсия оештырылды. Аңа 1856 нчы елда купец Павел Третьяков тарафыннан нигез салына. Быел Дәүләт Третьяков галереясына 160 ел була. Китапханәнең бөтен кунаклары галерея буенча экскурсиядә булды, данлыклы рәссамнарның иҗаты белән рухланды.

Яңа ел ялларында Бикметова Р.Н. җитәкчелегендәге җирле пенсионерлар союзы балаларны тәрбиягә алучы гаиләләр советы, опекуннар белән берлектә ятим балаларны тәрбиягә алучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар  өчен Раштуа очрашулары оештырды.

9  нчы гыйнварда С .Гассар исемендәге мәдәният сарае алдында шәһәр халкы өчен мари халык ансамбле “Элнет”чыгыш ясады.Тамашачылар бик теләп, концертта катнаштылар: дәртле милли моңнар астында биеделәр, күңелле ял иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International