ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртеп узганча, ботулизм – үзәк нерв системасын зарарлый торган авыр авыру һәм ярдәм сорап вакытында мөрәҗәгать итмәгәндә үлем белән тәмамлана. 2021 елда ботулизмнан 148 кеше зыян күрде,аларның 22се үлем белән тәмамланган (14,9%). 2022 елның 1 кварталында ботулизмнан 20 кеше зыян күргән, шул исәптән 1 кеше үлем белән тәмамланган (5%).

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте балалар белән талпаннарга карата куркыныч территорияләр буенча йөрүдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә.

Талпан сезнең өстегезгә үләннән яисә куаклардан үрмәләп менә ала, тик агачтан сикереп төшми, чөнки талпаннар сикерә белмиләр. Гадәттә алар җир өстеннән 1,5 м дан да биек менмиләр. Бөҗәкләрнең тәпиләре бик эләгүчән, ә үрмәкүчсыманнар бик тә кечкенәләр, шуңа сез тәнегез өстеннән нидер үрмәләгәнне сизмәячәксез дә. Әлбәттә калын тәнгә ятып торган кием сезгә талпаннан сакланырга ярдәм итәргә мөмкин, тик киемгә генә ышанырга ярамый. Күп очракта талпаннар култык аслары, касык өлеше, колак артлары кебек тәннең иң йомшак җирләрен тешлиләр. Шуңа күрә урманда йөргәндә үзегезне һәм дусларыгызны ешрак тикшереп торыгыз.

Табигатьтә  гади генә саклык чаралары күрүне киңәш итә:
- табигатькә чыкканда тәнгә сыланып торган кием кияргә;
- чирәмгә утырмаска һәм ятмаска, талпан киемгә ябышып һәрчак өскә үрмәли;

- талпанны куркыта торган препаратлар (репеллентлар) кулланырга, алар аптекаларда һәм супермаркетларда бар;
- һәр 10-15 минут саен үзегезне, киемегезне, талпан качардай яка асларын, җөйләрне тикшереп, кагынгалап торырга;
- йөреп кайтканнан соң, йорт хайваннарын карарга;
- әгәр дә талпан ябышкан икән, тиз арада поликлиникага яки травмпунктка мөрәҗәгать итәргә;

- талпанны алган булсагыз, һичшиксез, тикшерүгә тапшырырга кирәк.
 

 

Менделеевскида Октябрьская урамы буйлап яңа урам яктыртуларын тоташтырдылар. Элек бу участокта юл ремонтланды. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проект кысаларында башкарылды.

Агымдагы елның 12 июненнән Кама кластерының шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесенә түбәндәге үзгәрешләр кертелде.


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев халыкара химия олимпиадасы җиңүчесе Никита Перовны дәрәҗәле турнирда җиңүләре белән котлады.

19 июль-кура җиләге кайнатмасы белән күмәчләр көне. Билгеле булганча, аны 7 ел элек билгеләп үтә башладылар.

Бу көнне балалар китапханәсе 7нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне танып-белү сәгатенә чакырды.

 19 июль көнне "Саулык" социаль ярдәм үзәгендә музыкаль-шигъри сәгать узды.  

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 20 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарындагы территориаль бүлеге (алга таба - идарә) эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра

19 июльдә “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә эшмәкәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне узды.

2022 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казан шәһәрендә 15-18 метрга кадәр).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International