ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2024 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасы тарафыннан геройларның һәм Дан орденының тулы кавалерларының тормыш иптәшләренә, балаларына һәм ата-аналарына җир кишәрлеге алу хокукын мирас итеп тапшыру мөмкинлеге бирә торган закон кабул ителде.

Дәүләт Думасы күп балалы гаиләләргә ипотеканы түләүдә ярдәм итү программасын 2030 елга кадәр озайту турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 388 татарстанлыга ОСАГО полисы бәясен компенсацияләгән.

Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар пенсиягә 50 яшендә чыга ала.  Дүрт һәм өч бала табып үстергән аналарга шулай ук вакытыннан алда - 56 һәм 57 яшьтә пенсия билгеләнә.

Очрашу барышында югары сыйныф укучылары ВИЧ - инфекциясе турында кирәкле мәгълүмат алдылар

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Луганск Халык Республикасы халкына эчәргә яраклы су китерде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина өч хәрби частькә 27 миллионнан артык суммага якынча 70 тонна авырлыктагы чираттагы гуманитар йөк партиясен тапшырды.

Яр Чаллыда XXIII Мәскәү Пасха фестивале кысаларында дирижер Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариинский һәм зур театрларның Берләшкән симфоник оркестры концерты узды.

2024 елның 23 һәм 24 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә кырау көтелә:

 23 майда урыны белән -2˚ка кадәр туфракта кырау;

- 24 майда урыны белән һавада һәм туфракта -3˚ка кадәр (Казан шәһәрендә -1˚ка кадәр).

Көн тәртибендә 2 сорау бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International