ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2020 ел
җомга

Өлкән кеше декадасын үткәрү кысаларында 7 октябрьдә балалар китапханәсе хезмәткәрләре әбиләре һәм аларның оныклары белән «Әбиләр һәм оныклар өчен тылсымлы йомгак» үткәрделәр.

“Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында балалар китапханәсе 4 нче мәктәпнең 1 “А” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Фәйзуллина Н.Ф.) һәм 1 нче мәктәпнең 1 “А” сыйныф укучылары (кл, җитәкчесе Архипова Н.А.) өчен “Мәдәни булырга өйрәнәбез” мәдәният дәресе үткәрде.

Балалар китапханәсе Сергей Малышевның “Тормыш нинди төстә?” дигән китабы буенча “1 нче УБББМ” (җитәкчесе Захарова В.Ф.) һәм 3 нче УБББМ 3 нче сыйныф укучылары өчен сәяхәт үткәрде (җитәкчесе Аликбарова А.Р.).


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

8 нче октябрьдә Тойма авылы мәдәният йортында клуб мөдире һәм китапханәче белән берлектә өлкәннәр көненә багышлап, “Һәрбер көнең шатлык белән узсын” дип исемләнгән күңел ачу кичәсе уздырдылар.

9 октябрьдә Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Бәзәкә китапханәсендә балалар өчен “1000 сәлам юллыйм” дигән иҗади сәгать үткәрелде.

Мәдәни көндәлек - гаилә һәм мәктәп хезмәттәшлегенең бер формасы. Тәрбия эше укучыларны Татарстанның мәдәни мирасына җәлеп итүгә юнәлтелгән. 8 октябрь көнне Ижевск авыл китапханәсендә китапханәче Останина И.М. Ижевск урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары үз мәдәни көндәлекләрен алдылар.

Бүген Валерий Чершинцев җитәкчелегендәге район делегациясе Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнаша.

​“Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча 9 октябрьгә начар метеорология күренешләре фаразланмый.

Шагыйрәнең туган көне алдыннан шул исемдәге учак кабынды. "Менделеевск яңалыклары"язала

"Юность" кинотеатрында 8 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр кинофильмнар расписаниесе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International