ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Анда Тынлы инструментлар ансамбле (Зырянов Вадим, Мельников Виктор, Ахунҗанов Данис, Әхмәтҗанов Руслан, Бажин Даниил) Фәтхуллин Л. А. җитәкчелегендәге балалар сәнгать мәктәбе катнашты.

Песәй авылы китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә «Балаларга сугыш турында укыйбыз " халыкара акциясендә катнашты. Акциядә 1-5 сыйныф укучылары (педагог-оештыручы Әхмәтгәрәева Г. Г.) катнашты. Акциянең оештыручысы булып Самара өлкә балалар китапханәсе тора. Акциянең максаты: 1941-45 еллар Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү.

6 май кэнне Сэйтэк авылы китапханэсендэ Бэек Жинугэ багышланган рэсем конкурслары хэм мастер-класс утте.

7 нче майда Тойгуҗа авылы китапханәсендә Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан Татарстанның фронтовик язучыларына багышланган “Алар Ватан өчен көрәштеләр“ дип аталган әдәби китап күзәтү үткәрелде.

Сәйтәк авылында митинг

Кече авылларда митинг

Сәйтәк авылында “Улемсез полк” акциясы


7
май, 2019 ел
сишәмбе

18 май көнне 17.00 сәгатьтә  С.Гассар ис. Мәдәният сарае  "Кристалл" Халык эстрада биюе  ансамбленең отчет концертына чакыра. Махсус кунак Рамил Закиров-Казан шәһәре. Билет бәясе-250 сум. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз.

15 май көнне 10.30 һәм 13.00 сәгатьтә С.Гассар ис. Мәдәният сарае А. Ахунов  ис. халык театры "Настя әкияттә кунакта " спектаклен карарга чакыра. Билет бәясе балаларга -50 сум, өлкәннәргә - 100 сум. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз.

11 май көнне 13.00 сәгатьтә С. Гассар ис. Мәдәният сарае. "Без киләчәктән" дигән спектакльгә чакыра, ул "Иделкәем-Кәриев варислары" балалар-яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара смотр-конкурсында Гран-При яулаган. Режиссер-куючы Гөлназ Стрелкова. Билет бәясе балаларга  -50 сум, өлкәннәргә - 100 сум. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International