2023 елның 26 апрелендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә:
көньяк, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 23 метрга кадәр (Казанда 15-20 м ) көчле җил, урыны белән яшен, боз булырга мөмкин.
Быел һава торышы һәркемне шатландыра. Бакча өйендә яшәүчеләр, бакчачылар һәм республиканың шәхси йортлары хуҗалары бакча сезонын ачтылар инде. Ләкин түтәлләрдән һәм киләчәк уңыш турында кайгыртудан тыш, күп кенә бакчачыларны күчемсез милекне – җир кишәрлекләрен һәм алар урнашкан йортларны рәсмиләштерү белән бәйле башка мәсьәләләр дә борчый. Өстәвенә, бу йортлар сезонлы яшәү өчен генә түгел, ә ел әйләнәсе яшәү өчен дә булырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Росреестры күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кулланырга мөмкин булган бакчачылар өчен чек-лист әзерләгән.
Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге ата-аналар балаларны укыту өчен ана капиталын тизрәк һәм җиңелрәк куллана алсын өчен, республиканың мәгариф оешмалары белән мәгълүмат алмаша. Бүгенге көндә 29 югары уку йорты, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә учреждение белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.
21-23 апрельдә Чистай шәһәрендә 2010 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды, анда Айсберг командасы катнашты.
«Тикшерелгән бизнес» Интернет-ресурсы — эшмәкәрләр өчен контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервисларның цифрлы платформасы.
Хөрмәтле менделеевлылар!
Иртәгә, 25 апрельдә, ремонт эшләре белән бәйле рәвештә 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Луговая, Гараж, Тойма, Механизатор урамнары буенча салкын су белән тәэмин итүне сүндерү булачак.
Шулай ук түбәндәге адреслар буенча:
Төньяк урамы,2 нче йорт,4 нче йорт, 6 нчы йорт
Дуслык урамы, 6 йорт, 8 йорт, 10 йорт
Хезмәт урамы,8 нче йорт, 9 нчы йорт
10 нчы балалар бакчасы
Агымдагы елның 3 апреленнән Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының барлык суд участокларында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша гамәлгә ашырыла торган җәмәгать судьяларына алдан язылу функционалы гамәлгә кертелде. "Электрон чират" сервисы гражданнарга эш материаллары белән танышу, суд акты бирү, шул исәптән законлы көченә керү билгесе, башкару кәгазе яки архив документлары белән танышу өчен суд участогына кабул итүгә язылырга мөмкинлек бирә.
Пенсия фондына иминият кертемнәрен түләү максатыннан мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә үз теләге белән керүче зат, чикләүләрне (минималь һәм максималь күләмнәрне) исәпкә алып, исәп-хисап чорында түләнергә тиешле иминият кертемнәренең күләмен үзе билгели һәм исәпли.
2022 елдан социаль фонд гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмалары өлешендә пенсия хокуклары турында актив хәбәр итә башлый. Хәбәрләр 45 яшьтән ир-атларга һәм 40 яшьтән хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка җибәрелә, киләчәктә мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.
2002 елдан илдә пенсия системасы иминият принцибына күчте һәм 2002 елның 1 гыйнварыннан эш чорында пенсия күләме граждан өчен Пенсия фондына түләнгән иминият кертемнәре суммасына бәйле була.