Әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8%ка арткан. Алар арасында 50% ка кадастр исәбенә бирелгән гаризалар саны арткан, ведомствога 15 меңгә якын шундый мөрәҗәгать кергән.
23 мартта Бөгелмә шәһәрендә спорт мәктәпләре арасында чаңгы ярышы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Анда тренер А. А. Емельянов җитәкчелегендәге «Батыр» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашты.
2023 елның 27 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 500 м һәм аннан да азрак күрү начарлануы белән томан көтелә.
2023 елның 24 марты кичен, 25 марты төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән секундына 15-17 м га кадәр көчле көньяк-көнбатыш җиле көтелә.
Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2023 елга планлы ремонт эшләре графигына ярашлы рәвештә, Тукай торак пунктындагы филиал объектында 2023 елның 13 апрелендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр аналог («ТНВ «телерадиокомпаниясе» АҖ) һәм цифрлы программалар тапшыруларын сүндереп, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк
Администрациядә район башлыгы Радмир Беляев, район прокуроры Ришат Шакиров һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы Роман Водников катнашында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Дәүләт Думасы өченче укылышта «гражданлык хәле актлары турында» гы Федераль законга төзәтмәләр кабул итте, алар махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын һәм никахларын теркәүне җиңеләйтәчәк.
2023 елның 22 марты кичен, 23 марты төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта Россия Федерациясе Хөкүмәтенә аерым гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен төп гомуми һәм урта гомуми белем бирүнең белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләрен билгеләү хокукын бирүче закон кабул итте.
14-20 март көннәрендә Краснодар краеның Анапа шәһәре Витязево бистәсендә 15-17 яшьлек яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында тхэквондо буенча Россия беренчелеге узды.