Яраткан пижамыңны киеп үз-үзеңне тоту нормаларын үтәмичә шаярулардан да бала өчен нәрсә яхшырак булырга мөмкин? Яхшы бәйрәм өчен күңелле компанияне дә, күңел ачуларны да өстәргә кирәк. Нәкъ менә шулай 18 июльдә Турай мәдәният йорты мәйданчыгында пижама кичәсе узды.
20 июльдә бөтен дөньяда Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Шахмат - иң борынгы һәм мавыктыргыч уеннарның берсе. Бу - мавыктыргыч шөгыль, ул уенчылардан игътибарны, төгәл логик фикерләүне һәм гамәлләрнең киләчәген күрә белүне таләп итә. Шахматлар бер үк вакытта спорт та, уен да.
2022 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән
төнлә һәм иртән томан, көндез яшен һәм көчле җил секундына 15-18 м кадәр.
15 июльдә «Контент-марафон» республика проектына гаризалар кабул ителә башлады. Анда катнашучылар социаль челтәрләрдә уңай фикерләүне формалаштыруга юнәлдерелгән уникаль якты медиаконтент булдырачак. Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртеп узганча, ботулизм – үзәк нерв системасын зарарлый торган авыр авыру һәм ярдәм сорап вакытында мөрәҗәгать итмәгәндә үлем белән тәмамлана. 2021 елда ботулизмнан 148 кеше зыян күрде,аларның 22се үлем белән тәмамланган (14,9%). 2022 елның 1 кварталында ботулизмнан 20 кеше зыян күргән, шул исәптән 1 кеше үлем белән тәмамланган (5%).
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте балалар белән талпаннарга карата куркыныч территорияләр буенча йөрүдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә.
Талпан сезнең өстегезгә үләннән яисә куаклардан үрмәләп менә ала, тик агачтан сикереп төшми, чөнки талпаннар сикерә белмиләр. Гадәттә алар җир өстеннән 1,5 м дан да биек менмиләр. Бөҗәкләрнең тәпиләре бик эләгүчән, ә үрмәкүчсыманнар бик тә кечкенәләр, шуңа сез тәнегез өстеннән нидер үрмәләгәнне сизмәячәксез дә. Әлбәттә калын тәнгә ятып торган кием сезгә талпаннан сакланырга ярдәм итәргә мөмкин, тик киемгә генә ышанырга ярамый. Күп очракта талпаннар култык аслары, касык өлеше, колак артлары кебек тәннең иң йомшак җирләрен тешлиләр. Шуңа күрә урманда йөргәндә үзегезне һәм дусларыгызны ешрак тикшереп торыгыз.
Табигатьтә гади генә саклык чаралары күрүне киңәш итә:
- табигатькә чыкканда тәнгә сыланып торган кием кияргә;
- чирәмгә утырмаска һәм ятмаска, талпан киемгә ябышып һәрчак өскә үрмәли;
- талпанны куркыта торган препаратлар (репеллентлар) кулланырга, алар аптекаларда һәм супермаркетларда бар;
- һәр 10-15 минут саен үзегезне, киемегезне, талпан качардай яка асларын, җөйләрне тикшереп, кагынгалап торырга;
- йөреп кайтканнан соң, йорт хайваннарын карарга;
- әгәр дә талпан ябышкан икән, тиз арада поликлиникага яки травмпунктка мөрәҗәгать итәргә;
- талпанны алган булсагыз, һичшиксез, тикшерүгә тапшырырга кирәк.
Менделеевскида Октябрьская урамы буйлап яңа урам яктыртуларын тоташтырдылар. Элек бу участокта юл ремонтланды. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проект кысаларында башкарылды.
Агымдагы елның 12 июненнән Кама кластерының шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесенә түбәндәге үзгәрешләр кертелде.
Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев халыкара химия олимпиадасы җиңүчесе Никита Перовны дәрәҗәле турнирда җиңүләре белән котлады.
19 июль-кура җиләге кайнатмасы белән күмәчләр көне. Билгеле булганча, аны 7 ел элек билгеләп үтә башладылар.
Бу көнне балалар китапханәсе 7нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне танып-белү сәгатенә чакырды.