10 апрель көнне Камай авыл мәдәният йорты балалары, сәламәтлек атналыгы кысаларында, "Күңелле стартлар"уенында катнаштылар.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 12 апрелендә төнлә һәм көннең беренче яртысында урыны белән 500 м һәм аннан да кимрәк күрүчәнлек белән томан көтелә.
10 апрель көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә авиация һәм космонавтика көненә багышланган "Кеше, Космос, Галәм"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
57 штраф түләмәүче кеше теркәлгән.
Бүген район җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә эшлекле дүшәмбе узды.
10 апрель көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "эвакуация буенча инструктажлар һәм өйрәнүләр"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.
8 апрель көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында «Рождественские напевы» вокаль ансамбленең 10 еллык юбилеена багышланган «Йөрәк моңнары»дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.
8 апрель көнне Сәйтәк авыл клубының «Карендэшлэр» керәшен җырлары һәм биюе ансамбле һәм «Гассар исемендәге мәдәният йорты»ның «Туганайлар» керәшен җырлары һәм бию халык ансамбле Удмуртиянең Гранов районы Грахово авылы «Лидер» мәдәният йорты» чакыруы буенча район милли мәдәниятләр фестивалендә чыгыш ясадылар.
Россия Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләрен электрон документлар әйләнешенә - үзара хезмәттәшлекнең заманча һәм ышанычлы ысулына күчәргә чакыра. Бүген электрон документлар әйләнеше тагын да кирәгрәк булды, чөнки хәзер квалификацияле электрон имза (КЭП) теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин.
8-10 апрельдә Одинцово шәһәрендә ике ярыш – тхэквондо буенча «Мәскәү өлкәсендә көрәш» Бөтенроссия ярышлары һәм 2012-2013 елгы балалар арасында төбәкара турнир узды.