ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, алгарышлы социаль  үсеш территориясе (ТОСЭР) һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча урынбасары Ленар Әхмәтов шәһәрдәге иртә үсеш балалар клубында булды һәм эшмәкәр Ольга Сакара белән аралашты.

Безнең районның Актаҗик авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.

31 марттан 3 апрельгә кадәр Казанда 2008-2009 елларда туган яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасында федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышын үткәрде.

Хөкүмәт тарафыннан сәнәгатьне үстерү фондын 20 млрд. сум күләмендә капитальләштерү турында карар кабул ителде. Әлеге максатлар өчен акча федераль бюджетта каралган. Әлеге чара чит ил аналогларын алыштырырга сәләтле продукция җитештерә торган, шулай ук перспективалы технологияләр эшләүче предприятиеләргә ярдәм итәчәк.

Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ТКХ мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде.

«Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өчен «Өлкән яшьтәге кешенең туклану үзенчәлекләре» темасына  «Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе»ндә чираттагы дәрес булып узды. Дәресләрнең максаты - өлкән яшьтәге гражданнарны карау күнекмәләренә өйрәтү.

Дәрес барышында безнең "Айдиновлылар" отряды нәниләре  сулыш алу техникасы белән таныштылар, дөрес суларга, баланс тотарга һәм мускулларны йомшартырга өйрәнделәр.

30 март көнне "Форпост" үзәгендә сабын ясау буенча "Язгы фантазия"дигән мастер-класс узды.

 

Татарстан Республикасы территориясендә, күбесенчә көньяк һәм көнчыгыш районнарда, көннең икенче яртысында һәм кич белән, 2022 елның 5 апрелендә төнлә урыны белән, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга җитәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International