ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

29 март көнне балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Татар  Чаллысы авыл китапханәсендә Татар Чаллысы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә искиткеч әкиятче һәм шагыйрь К.И. Чуковский истәлегенә багышланган «Әкиятчедә кунакта» дигән гаилә квест – уены узды.

Чараның максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү.

Әңгәмә башында яшь хәрәкәт инспекторлары отряды җитәкчесе укучылар белән юл йөрү кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык чараларын белүгә багышланган уен үткәрде.

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Монай авыл китапханәсендә А.Толстойның «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» әсәре буенча "Буратинода кунакта» дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.

27 мартта бөтен дөнья буйлап театр фестивальләре, тематик күргәзмәләр  спектакльләр һәм экскурсияләр уза. Тойгуҗа авыл китапханәсендә Халыкара театр көненә багышланган “Театрның тылсымлы дөньясы” күргәзмәсе куелды, көн дәвамында укучылар өчен күзәтүләр һәм әңгәмәләр үткәрелде.

Балалар китапханәсендә танылган Россия язучысы Валентин Григорьевич Распутинның иҗатына багышланган «Ул тормыш хакыйкатенә тугры иде» дип исемләнгән очрашу узды.

Ел саен 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып социаль пенсияләр индексацияләнә.

Россиягә карата кертелгән Көнбатыш санкцияләрен һәм бизнес вәкилләренең тәкъдимнәрен исәпкә алып, кече һәм урта бизнеска кредит каникуллары бирү өчен тармакларның киңәйтелгән исемлеге расланды.

Татарстан Росреестрында кредит оешмалары вәкилләре белән электрон ипотеканы үстерү, шул исәптән «24 сәгать эчендә Ипотека»проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча очрашу узды. Шулай ук түгәрәк өстәл барышында Күчемсез милекне теркәү өлкәсендәге законнардагы яңалыклар яктыртылды.


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 30 мартында төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы буран, көчәйгәндә 15 метрга кадәр көчле җил, юлларда көчле бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International