Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Менделеевск районы җитәкчесе язгы ташуның кискен үсешен кисәтү буенча районда барлык кирәкле чаралар күрелүе турында сөйләде.
Күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен, Менделеевск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе барлык халыкка мөрәҗәгать итә һәм балалары белән өстәмә рәвештә юлларда куркынычсызлык нигезләре буенча аңлату әңгәмәләре үткәрүне сорый. Исегезгә төшерәбез, тәүлекнең караңгы вакытында Торак пунктлардан читтә хәрәкәт иткәндә җәяүлеләр киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны кияргә тиеш, - ди ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры Константин Алгуатов.
Татарстан Республикасы территориясендә актив төньяк-көнбатыш циклон чыгу сәбәпле, 2022 елның 29 мартында төнлә һәм көндез һава шартлары сизелерлек начарланачак.
- Көчле кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән көчле.
- буран вакытында 500-1000 метрга кадәр күрү начарлану.
- Урыны белән бозлавык.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 18-23 метр тизлектә.
- Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре барлыкка килә.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы номерлы районара инспекциясе искә төшерә: мөлкәт салымнарын исәпләгәндә салым ташламаларын куллану өчен гражданнарга салым инспекцияләренә ташламаларга хокукны раслаучы гариза һәм документларны үз вакытында тапшырырга кирәк.
Барыннан да ешрак салым органнары белгечләренә салым түләргә кирәкми торган отыш суммасы закон белән билгеләнгәнме, дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр.
2022 елның 27 мартныда Менделеевск шәһәренең "Батыр" спорт мәктәбендә Гафаров Рөстәм Исмәгыйль улы истәлегенә багышланган көнчыгыш көрәш буенча Кобудо кубогы һәм Беренчелеге узды.
Анда Казан, Биектау, Буа, Әгерҗе, Менделеевск, Яр Чаллы, Тукай районы, Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш шәһәрләреннән 12 команда катнашты..
Шушы көннәрдә РФ Президенты Владимир Путин төзелеш комплексына һәм эшмәкәрлек бергәлегенең башка катнашучыларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән федераль законга кул куйды. Әлеге закон кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милек объектларына хокукларны теркәү кысаларында хокукый экспертиза үткәрү кагыйдәләрен гадиләштерә.
Бу хакта Татарстан Росреестрында хәбәр иттеләр/
Геодезия һәм картография эшчәнлеген лицензияләү турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр үз көченә керде, алар нигезендә лицензияләнергә тиешле башкарыла торган эшләр исемлегенә территориядән файдалануның махсус шартлары булган торак пунктлар чикләрен һәм зоналар чикләрен билгеләү һәм үзгәртү эшләре кертелгән (ЗОУИТ). Димәк, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә хәзер әлеге төр эшләрне башкару өчен лицензия алу өчен гариза бирергә кирәк
Әлеге мәгълүмат Татарстан Росреестры тарафыннан КФҮ хезмәткәрләре өчен онлайн-укулар вакытында яңгыратылды.
2022 елның 25-26 март көннәрендә шәһәр тибындагы Актүбә бистәсендә ат спорты буенча «Татнефть» ГАҖ Кубогының,тыл ветераны Чанышев Раил Абдулла улына багышланган «Җиңү Кубогы» этабы узды. Анда Менделеевск, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләреннән килгән спортчылар катнашты.