Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 3 март төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Ишегалларның адресларын кайдан табарга икәнен белегез.
1 март көнне 1 сыйныф укучылары Әлифба белән хушлаштылар. Шул уңайдан сыйныф җитәкчесе Әхмәтгәрәева Гөлнара Гамилевна укучылар өчен күңелле тамаша оештырды.
Яраткан язучының юбилее - яраткан әсәрләренең битләрен тагын бер кат актарып карау, бәлки, үзең өчен яңа берәр нәрсә белергә мөмкинлек. Быел искиткеч язучы Валентин Петрович Катаевка 125 яшь тулган булыр иде. Балалар китапханәсе «Әкияти теләкләр илендә» исемле әдәби уенын «Цветок-семицветик» һәм «Дудочка и кувшинчик» әкиятләре буенча 4 нче мәктәпнең 2 «А», 3 «А» сыйныфлары (Фәйзуллина Н.Ф., Миронова М.Ю.) һәм 1 нче мәктәпнең 2 «А» сыйныф укучылары (Архипова Н.А.) өчен үткәрде..
3 март-Бөтендөнья язучылар көне. Бу бәйрәм алдыннан Камай китапханәсе мәктәп укучылары өчен «Рус язучыларының гадәти булмаган хорафатлары»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
1 март-Халыкара песиләр көненә багышланган Турай авыл китапханәсендә «Йомшагым минем" дигән экологик сәгать узды.
Бәзәкә китапханәсе быел Бөтендөнья кычкырып укулар көнен урта мәктәп белән берлектә 9 сыйныф укучылары катнашында үткәрде.
1 мартта песиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр (тәрбияче Хәсәнянова Г.М.) өчен авыл китапханәсе белән берлектә "Шаян песи" әдәби уены үткәрде.
Тихоново авылы китапханәчесе Н.С.Медведева ФАП фельдшеры белән берлектә 9-11 сыйныф укучылары өчен «Ох, бу зыянлы гадәтләр»дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрде.
1 апрельдә күп кенә буын кызлар һәм малайларның яраткан язучысы-Корней Иванович Чуковский тууына 140 ел тулган булыр иде. Татар Чаллысы авыл китапханәсе язучының юбилеен бәйрәм итүгә алдан ук әзерләнә башлады. 28 февраль көнне башлангыч мәктәп укучылары өчен «Корней бабай әкиятләре»дип исемләнгән уен – сәяхәт үткәрелде.