ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

 Илнәт авыл китапханәсе Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында, Удмурт Республикасы Алнаш районы Байтирәк авылында Фин - угор дөньясы Байтирәк - 2022 мәдәни башкаласын ачу тантанасында «Дуслык дәресе» фольклор бәйрәмен үткәрделәр.

28 февраль көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Башарова  башлангыч сыйныф укучыларын “Татарстан халыклары әкиятләре” дигән әдәби сәяхәткә чакырды.

Язның беренче көнендә үзәк китапханәдә 3 нче сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья мәчеләр көне уңаеннан "Усатый-полосатый, или кто сказал мяу" исемле конкурс-уен программасы узды.

1 нче март көнне Тойгуҗа авыл китапханәсендә язның беренче көнендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья песиләр көненә карата  кычкырып укулар үткәрелде.

1 март көнне Ижевка авыл китапханәсендә «У войны не женское лицо» проекты кысаларында «Хатын-кызлар җилкәсенә төшкән авырлыклар»дип исемләнгән очрашу-хатирә булып узды.

2022 елга ТР Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районының КФҮләрендә халыкка консультация бирү графигы: ТР, Менделеевск муниципаль районы, Менделеевск шәһәре, Фомин урамы,19 йорт (айның һәр икенче һәм дүртенче сишәмбесе-10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр)


1
март, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның ​1 март кичендә,  2 март төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү белән бәйле. Әлбәттә, юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре машина йөртүчеләр гаебе белән генә түгел, еш кына җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы аркасында да килеп чыга. 2021 ел нәтиҗәләре буенча машина йөртүчеләр гаебе белән 16 юл-транспорт һәлакәте булган

Ел саен, 2002 елдан башлап, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча, 1 мартта Бөтендөнья иммунитет көне билгеләп үтелә.

Бу хакта Татарстан Росреестры хәбәр итә

2022 елның 1 мартыннан өлешле төзелештә катнашу шартнамәләре буенча аз катлы торак комплекслары чикләрендә шәхси торак йортларны дәүләт теркәвенә алу тәртибен билгели торган Федераль законның төп нигезләмәләре үз көченә керде. Шулай итеп, проектлы финанслау механизмын куллану мөмкинлеге шәхси торак йортлар (ИЖС) төзелешенә дә кагыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International