ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Һәрвакыттагыча, гомуми белем бирү мәктәпләрен тәмамлаучылар һәм аларның ата – аналары арасында  егет яки кызга кая керергә, кайда укуны дәвам итү яхшырак һәм дәрәҗәлерәк, кайсы югары уку йортында хәрби яки гражданлык сыйфатлырак белем бирә һәм теге яки бу югары уку йортын тәмамлаганнан соң чыгарылыш укучыларының киләчәк перспективалары нинди дигән тема буенча фикер алышулар бара.

Балалар ышаныч телефоны балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә тормышның аеруча авыр чорларында ярдәм итүнең мөһим коралы булып тора.


8
март, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 9 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:

 төнлә һәм иртән буран вакытында күз күреме 1-2 км кадәр начарлана 

юеш кар яву;

 көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына   15-20 м га кадәр көчле җил

 юлларда кар боткасы, урыны белән бозлавык.


7
март, 2023 ел
сишәмбе

«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын сайлаган үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминияте өчен ирекле иминият кертемнәре  түли ала. Бу очракта түләү чоры иминият стажына исәпкә алына һәм пенсия коэффициентлары исәпләнә.

Менделеевск районында Бердәм пособиегә гаризалар кабул итү дәвам итә. Яңа ярдәм чарасы ата – аналар өчен 3 яшькә кадәрге беренче һәм өченче балаларга, шулай ук 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге түләүләрне берләштерә.

Ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр 2023 елның апрелендә март ае өчен күчереләчәк.

 Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) бүлеге искәртә: мәҗбүри автомобильләрне иминиятләштерү турындагы закон нигезендә инвалидлар, үзләренә билгеләнгән төркемнән бәйсез рәвештә, ОСАГО полисы буенча түләнгән премиянең 50% күләмендә компенсация ала ала.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 2 октябрендәге 10151 номерлы карары белән расланган иминият пенсияләрен билгеләү өчен иминият стажын исәпләү һәм раслау кагыйдәләренә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 14 ноябрендәге 2055 номерлы карары белән үзгәрешләр кертелде,  

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) 2023 елның 6 мартыннан «Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе (алга таба – Фонд) тарафыннан ташламалы финанс продуктларына гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә: «Төзелеш 2023» заемы һәм «Җитештерүне үстерү 2023»заемы. Продуктлар муниципаль сәнәгать (индустриаль) паркларының идарәче компанияләре һәм аларның Министрлык белән килешүләр төзегән резидентлары эшчәнлегенә ярдәм итү өчен булдырылган.

Пассажирларга уңайлы булсын өчен, 14 марттан  6755/6756 номерлы Ижау – Түбән Кама һәм 6757/6758 номерлы Түбән кама – Ижау шәһәр яны поездлары Иж-Бубый һәм Мукшур станцияләрендә, шулай ук 10 һәм 20 километр тукталыш пунктларында тукталыш ясаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International