26 августта Тойма авыл китапханәсендә китапханәче, мәдәният йорты директоры белән берлектә, җәлилчеләрне искә алу көненә багышланган “Без якташларыбыз онытырга тиеш түгел!” дигән патриотик сәгать үткәрде.
Бүген Менделеевск районында соңгы атна йомгаклары буенча урып-җыю кампаниясе алдынгыларын бүләкләделәр.
Татар китапханәсендә “Кама Таңнары” социаль приюты балалары белән “Татарстан киңлекләрендә” дигән виртуаль сәяхәт оештырылды. Чара Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелде.
Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) шуны билгеләп үтә: элек билгеле бер ысул җайсыз булган очракта, пенсияне алу ысулын үзебез теләгәнчә сайларга мөмкин, аны һәрвакыт үзгәртеп була. Исегезгә төшерәбез, пенсияне : Россия почтасы аша — өйгә китерү яки яшәү урыны буенча почта бүлегендә, кредит учреждениеләре (банклар) аша, банк бүлеге кассасында, шулай ук «МИР»банк картасы аша алырга мөмкин.
Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) район халкына искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр бирелгән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләү гаризалары буенча акчалар 2022 елның 1 апреленнән түләнә, ул сигез яшь тулган айдан исәпләнә.
Менделеевск районының барлык пенсионерларын «Интернетка рәхмәт - 2022» VIII Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырабыз.
Соңгы вакытта Татарстан Республикасында гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итү өлкәсендә тискәре вәзгыять көчәя: йөк ташу күләмнәре һәм аларның интенсивлыгы арту белән беррәттән, авыр йөкле транспорт чараларының мөмкин булган үлчәү параметрларыннан артып киткән каршылыксыз хәрәкәте практикасы барлыкка килә.
25 августта, республика көненә багышлап, Тойма мәдәният йорты китапханәче белән берлектә велосипедта узышу буенча ярышлар оештырды.
25 нче август көнне Тойгуҗа авыл мәдәният йортында "Гаҗәеп кроссворд дөньясы"исеме астында күңел ачу бәйрәме узды.
Бу көнне масштаблы һәм кызыклы бәйрәм программасы көтелә.