Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы номерлы районара инспекциясе искә төшерә: мөлкәт салымнарын исәпләгәндә салым ташламаларын куллану өчен гражданнарга салым инспекцияләренә ташламаларга хокукны раслаучы гариза һәм документларны үз вакытында тапшырырга кирәк.
Барыннан да ешрак салым органнары белгечләренә салым түләргә кирәкми торган отыш суммасы закон белән билгеләнгәнме, дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр.
2022 елның 27 мартныда Менделеевск шәһәренең "Батыр" спорт мәктәбендә Гафаров Рөстәм Исмәгыйль улы истәлегенә багышланган көнчыгыш көрәш буенча Кобудо кубогы һәм Беренчелеге узды.
Анда Казан, Биектау, Буа, Әгерҗе, Менделеевск, Яр Чаллы, Тукай районы, Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш шәһәрләреннән 12 команда катнашты..
Шушы көннәрдә РФ Президенты Владимир Путин төзелеш комплексына һәм эшмәкәрлек бергәлегенең башка катнашучыларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән федераль законга кул куйды. Әлеге закон кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милек объектларына хокукларны теркәү кысаларында хокукый экспертиза үткәрү кагыйдәләрен гадиләштерә.
Бу хакта Татарстан Росреестрында хәбәр иттеләр/
Геодезия һәм картография эшчәнлеген лицензияләү турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр үз көченә керде, алар нигезендә лицензияләнергә тиешле башкарыла торган эшләр исемлегенә территориядән файдалануның махсус шартлары булган торак пунктлар чикләрен һәм зоналар чикләрен билгеләү һәм үзгәртү эшләре кертелгән (ЗОУИТ). Димәк, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә хәзер әлеге төр эшләрне башкару өчен лицензия алу өчен гариза бирергә кирәк
Әлеге мәгълүмат Татарстан Росреестры тарафыннан КФҮ хезмәткәрләре өчен онлайн-укулар вакытында яңгыратылды.
2022 елның 25-26 март көннәрендә шәһәр тибындагы Актүбә бистәсендә ат спорты буенча «Татнефть» ГАҖ Кубогының,тыл ветераны Чанышев Раил Абдулла улына багышланган «Җиңү Кубогы» этабы узды. Анда Менделеевск, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләреннән килгән спортчылар катнашты.
РТРЧ генераль дирекциясе тарафыннан 2022 елга пландагы ремонт эшләре графигы нигезендә, Тукай торак пункты филиалы объектында 2012 елның 14 апрелендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, аналог программаларын ("ТНВ "телерадиокомпаниясе" АҖ) һәм цифрлы телерадиотапшырулар тапшыруларын туктатып торып, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.
Роспотребнадзор Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 14 февралендәге 112 номерлы карары белән расланган автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар йөртүнең һәм багаж ташуның яңа кагыйдәләре (алга таба - Кагыйдәләр, автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар ташу һәм багаж ташу кагыйдәләре урынына) үз көченә керүен искә төшерә.
Роспотребнадзор туберкулез - кеше һәм хайваннарның иң борынгы инфекциясе булуын искә төшерә. Туберкулезны кузгатучы үпкәләрне еш кына зарарлый һәм кешенең иммунитетын боза.