ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2022 ел
сишәмбе

26 март көнне Турай мәдәният йорты каршында "Нәүруз" бәйрәме уткәрелде.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте

26 март көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.

26 март көнне Тойма мәдәният йортында "Онытылып барган гореф-гадәтләрне кабат яңарту" дигән фотокүргәзмә оештырылды. Барлык теләүчеләр үзләренең гаилә фотолары белән уртаклаштылар.

25 март көнне авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган  бәйрәм чарасы булып узды.

26 март көнне, театр көне алдыннан, Абалач мәдәният йортында "Кечкенә сәхнә"дип исемләнгән уен программасы булып узды. Балалар театр тарихы турында белделәр, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар. Спектакльдән башка нинди театр бит инде! Балалар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре импровизацияләнгән сәхнәдә катнаштылар. Программа ахырында, "Крокодил" уены белән актерлык осталыгы күнекмәләрен ныгыттылар.

"Күңелле кәеф" - шундый девиз астында 27 март көнне Енабердино авыл мәдәният йорты территориясендә балалар өчен спорт-уен программасы булып узды. Безнең чараның максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Балалар күңелле эстафеталарда көч сынаштылар, зирәклек һәм җитезлек күрсәттеләр. Программага "Олимпия уты", "Иң тиз", "Иң төз"эстафеталары керде. Чара бик күңелле үтте. Командалар күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

26 март көнне Енабердино Мәдәният йортында шашка буенча "шашка дебюты"турниры булып узды. Егетләр чын көрәшләрдә көч сынаштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чара күңелле  үтте. Шашка турниры лидерлары татлы призлар белән бүләкләнде.


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Менделеевск районы җитәкчесе язгы ташуның кискен үсешен кисәтү буенча районда барлык кирәкле чаралар күрелүе турында сөйләде.

Күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен, Менделеевск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе барлык халыкка мөрәҗәгать итә һәм балалары белән өстәмә рәвештә юлларда куркынычсызлык нигезләре буенча аңлату әңгәмәләре үткәрүне сорый. Исегезгә төшерәбез, тәүлекнең караңгы вакытында Торак пунктлардан читтә хәрәкәт иткәндә җәяүлеләр киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны кияргә тиеш,  - ди ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры Константин Алгуатов.

Татарстан Республикасы территориясендә актив төньяк-көнбатыш циклон чыгу сәбәпле, 2022 елның 29 мартында төнлә һәм көндез һава шартлары сизелерлек начарланачак. 

- Көчле кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән көчле. 

-  буран вакытында 500-1000 метрга кадәр күрү начарлану.

- Урыны белән бозлавык. 

 Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 18-23 метр тизлектә. 

- Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре барлыкка килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International