ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Менделеевск районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы М.И. Халикулова 10 нчы һәм 11 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән юл йөрү кагыйдәләре буенча «Сакла» интернет-порталын кулланып мульт - дәрес үткәрде.

Дәүләт Думасы авыл мәдәният йортларын табышка салымнан азат итүче закон проектын өченче, ахыргы, укылышта кабул итте.


27
март, 2022 ел
якшәмбе

2022 елның 28 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 

төнлә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр; кыска вакытлы буран; 

- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык көтелә.


25
март, 2022 ел
җомга

Менделеевскиның киләчәге бүгенге көндә төзелә. Бүген район җитәкчесе Радмир Беляев «Аммоний» АҖ һәм КНИТУ-КХТИ вәкилләре белән көллият төзү турында өч яклы килешүгә кул куйды

2022 елның 26 мартыннан 3 апреленә кадәр Бөтенроссия балалар китабы атнасы, балалар китабын һәм укуны үстерүгә багышланган зур чара узачак. Быел балалар китабы атнасы бөек балалар язучысы һәм тәрҗемәче Корней Иванович Чуковскийның тормыш юлына һәм иҗатына, аның тууына 140 ел тулуга багышланган. Шуңа күрә атнаның күпчелек чаралары аның иҗатына багышланачак.

25 март көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсенә  «Корней Чуковскийның әкият дөньясы» күргәзмә- викторинасы куелды, ул анда килүчеләрне көтә. Ә “Колосок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Сандыктан әкиятләр” дигән мавыктыргыч уен үткәрелде.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 26 мартында көндез урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Бәзәкә китапханәсендә урта сыйныф укучылары белән узган “Яман гадәт юлдаш булмасын” дигән әңгәмә вакытында сүз әнә шулар турында барды.

24 март көнне Песәй авыл китапханәсе балалар бакчасы тәрбиячеләре (Хасанянова Г.М., Минигареева З. Х.) белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  "Нәүрүз бәйрәме»дип исемләнгән күңел ачу-уен программасы үткәрделәр.

Тойгуҗа авыл китапханәсендә Халыкара урманны яклау көненә багышланган «Урман-яшел планета каркасы» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.

Менделеевскида өй җиһазлары җитештерүче маркетплейсларны актив үзләштерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International