Яшь бернигә дә комачауламый

2023 елның 24 ноябре, җомга

Яшь бернигә дә комачауламый. Актив яшәү рәвеше һәр яшьтә файдалы. Ә 50 яшьтән соң бигрәк тә. Еш кына олы яшьтә кешеләр төрле авырулардан интегәләр. Ә физкультура белән шөгыльләнү , аерым алганда, ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары куркынычын киметә.

Тәҗрибәле педагог һәм тренер Ирина Елизарова җитәкчелегендә пенсионерлар төркеме сентябрь-октябрь дәвамында әлеге чарага әзерлек алып барды. 24 ноябрьдә алар барысы да ГТО нормаларын бергәләп тапшыралар.

Махсус атмосфера, яшьтәшләре белән аралашу чараның күңелле һәм дәртле узуына ярдәм итте. Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрнең ГТО нормаларын тапшыруы безнең пенсионерлар берлеге әгъзаларының балаларына һәм оныкларына искиткеч үрнәк булып тора.

Мондый чаралар пенсионерларны үз гадәтләрен үзгәртергә, актив яшәү рәвеше алып барырга һәм аларның яхшы кәефенә һәм сәламәтлегенә ярдәм итәргә этәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International