ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Тойма авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Самара өлкә балалар китапханәсе" ГБУК  оештырган “Бөек Ватан сугышы турында балаларга укыйбыз” исемле ХIII Халыкара акциягә кушылды. Акция 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган.

Бөрешле авыл китапханәсе «Самара өлкә балалар китапханәсе» оештырган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XIII Халыкара акциясендә катнашты. 

«Татарстан Республикасы Менделеевск районы ҮКС»  Песәй авылы китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә "Самара өлкә балалар китапханәсе" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештырган "Сугыш турында балаларга укыйбыз" XIII Халыкара акциясенә кушылды. Акция 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган.  Акция кысаларында “ Бөек Җиңүнең Бөек мае” әдәби-патриотик сәгате узды.

Яңа Кокшан авылы клубы китапханә мөдире белән берлектә  Җиңү көненә багышланган митинг үткәрелде.

Тойгуҗа авыл китапханәсендә Җиңү көненә багышланган "Йөрәк хәтерли, беркайчан да онытмаячак" дип исемләнгән музыкаль-танып-белү сәгате узды.

Бәзәкә авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Үткәннәр турында хәтердән башка киләчәк юк" дип исемләнгән патриотик акция узды.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Песәй авылы китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Ветеранны котла»дигән акция үткәрделәр.

Абалач авыл китапханәсе "Дан сиңа, Җиңүче-солдат" дип исемләнгән тарихи викторина үткәрде.

Ижевка авыл китапханәсе мәктәпнең 5 сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчесе Төхбәтова Ч.И.) Җиңү көненә багышланган «Без сугыш турында шигырьләр белән сөйлибез» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Чараның кунаклары-сугыш чорының барлык авырлыкларын кичергән ирле-хатынлы Щукиннар.


6
май, 2022 ел
җомга

Камай авыл китапханәсе «Самара өлкә балалар китапханәсе» ДБУК инициативасы белән оештырылган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XIII Халыкара акциясенә кушылды һәм укучылар өчен «Кырыгынчы елларның яшь геройлары»дип исемләнгән кычкырып уку үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International