Тихоново авыл китапханәсендә игелеклелек акциясе үткәрү матур традициягә әйләнде, аның барышында китапханәче Медведева Н.С. үзенең өлкән яшьтәге китап укучыларына яңа вакытлы басмалар һәм уку өчен китаплар алып килде.
16 апрель көнне Тойма авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә «Витаминнар иленә сәяхәт»дип исемләнгән сәламәтлек минуты үткәрелде.
Тойгуҗа авыл китапханәсендә Мәскәү өчен көрәшнең 80 еллыгына багышланган «Утлы Мәскәү чикләрендә» дип исемләнгән танып–белү әңгәмәсе узды.
12 апрельдә бөтен дөнья Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтте. 1 нче һәм 3 нче мәктәп укучылары өчен балалар китапханәсе китапханәчесе Казакова Л.М. «Белмәмеш белән космик сәяхәт»дип исемләнгән интерактив уен үткәрде.
14 апрель көнне Үзәк китапханәдә 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Сайлау лабиринты» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү буенча эшлекле уен узды.
12 апрель көнне Иске Гришкин авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен космонавтика көненә багышланган «Галәм киңлекләре буйлап» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Үзәк китапханәдә беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагаринга багышланган «Галәмгә беренче юл салучы» дигән танып-белү сәгате узды.
12 апрель көнне Монай балалар бакчасында китапханәче Ахмедова Н. В. тәрбияче Красильникова С. М. белән берлектә космонавтика көненә багышланган «Космосны буйсындыручылар» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде.
12 апрель көнне Турай авылы китапханәсе үзенең яшь укучылары өчен «җирдән айга кадәр " дип исемләнгән уен рәвешендә сәяхәт үткәрде.
Балалар китапханәсе «Космоска юл китапханәдә башлана»дигән китап күргәзмәсе оештырды.