Тойма авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәре һәм китапханәче бергәләп өлкәннәр өчен «Һәрбер көнең шатлык белән узсын» дигән ял кичәсе уздырдылар.
Үзәк китапханә 1нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен Сергей Есенин иҗатына багышланган « Отговорила роща золотая» дигән музыкаль-шигъри сәгать үткәрде.
Октябрь башында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне үткәрү күркәм традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, хөрмәтле, сабыр һәм чыдам кешеләргә багышлана. Камай авыл китапханәсендә шушы көнгә «Яшьлек дәрте сибела алардан» дип исемләнгән аралашу кичәсе әзерләнде.
Татар Чаллысы авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә урта сыйныф укучылары өчен "Компьютер уеннары - гасыр чире!" дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Камай авыл китапханәсе укучылар өчен «ИнтернетЛес буйлап сәяхәт» дип исемләнгән интернет-дәрес үткәрде.
29 сентябрь көнне Тойма авылында өлкәннәр көне алдыннан, китапханәче һәм хат ташучы бергәләп, өлкән буын кешеләренең өйләренә бару максаты белән “Күңелләрне ягымлы сүз белән җылытыйк” акциясе үткәрде.
Дөньяда һәр кеше сугыштан курка һәм үзенең киләчәге һәм балаларының, оныкларының киләчәге өчен тыныч булырга тели, баш өстендә тыныч күккә омтыла. Бу теләк һәркемгә аңлаешлы. Аны аңлату өчен төрле билгеләр һәм символлар кулланыла. Күбесендә тынычлык күгәрчен белән күзаллана. Бу охшашлык каян килеп чыккан соң? Сәйтәк авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә бу темага әңгәмә үткәрделәр.
Балалар китапханәсе “Кама таңнары” приютының мәктәпкәчә төркеме өчен көзге бәйрәм үткәрде (тәрбиячесе Куликова М.В.).
29 сентябрь көнне Песәй авылы китапханәсендә «Кукляндия «иҗади остаханәсе» проекты кысаларында 2-4 сыйныф укучылары өчен (педагог-оештыручы Әхмәтгәрәева Г.Г.) «Театр һөнәрләре»дип исемләнгән әңгәмә-уен үткәрелде.
Үзәк китапханәдә 4 сыйныф укучылары өчен “Россиянең халык кәсепләре” дигән танып-белү викторинасы үткәрелде.