ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр көне алдыннан Песәй авылы китапханәчесе Песәй урта мәктәбе укучылары (педагог-оештыручы Әхмәтгәрәева Г.Г.) белән берлектә "Ягымлы сүз күңелләрне җылыта" дигән акция үткәрделәр, Гыйләҗева Фәүзия апа һәм Шәихова Мария Илларион кызының өйләренә бардылар. Аларга ныклы сәламәтлек, туганнары һәм якыннары даирәсендә озын гомер теләделәр.

Тойгуҗа авыл китапханәсендә татар язучысы, актер, драматург һәм прозаик К.Г. Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган "Татар драматургиясендә - Кәрим Тинчурин" дип исмеләнгән әдәби кичә узды.

Татар китапханәсендә 7 нче бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Яхшылык булган җирдә – яктылык” дигән игелек сәгате үткәрелде.

Тихоново авыл китапханәсендә язучы Борис Житковка багышланган «Борис Житков китаплары белән дуслашыгыз» дигән әдәби сәгать үткәрелде.

Сәйтәк авыл китапханәсендә «Көзге буяулар»дигән рәсем бәйгесе узды.


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Балалар  китапханәсе китапханәчесе Л.М. Казакова 1 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Борис Житков хайваннар  дөньясы турында» дип исемләнгән әдәби мозаика үткәрде (кл. җитәкчесе Краснова Г.Х.).

Балалар китапханәсендә искиткеч балалар язучысы Б.Житковның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Борис Житков китаплары белән дуслашыгыз» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

Тойма авылының яңа балалар уен мәйданчыгында  китапханәче һәм мәдәният йорты директоры белән бергәләп танылган татар язучысы Абдулла Алишның туган көненә багышланган «Әкияттә кунакта»  дигән әкиятләр кичәсе үткәрделәр.

Үзәк китапханәдә «Янә тәрәзә артында алтын көз " II ачык микрофон узды.


22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

22 сентябрьдә Россия императоры Петр I нең 350 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үзәк китапханәдә 8 сыйныф укучылары өчен «Данлы Петр чоры» дигән викторина  узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International