Балалар китапханәсендә танылган язучы, рәссам-натуралист Евгений Иванович Чарушинның тууына 120 ел тулуга багышланган «Күңелле Чарушкалар» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
Бу юлы балалар китапханәсенең кунаклары булып «Кама таңнары»приютында тәрбияләнүчеләр төркеме торды. Китапханә хезмәткәрләре алар өчен «Өй хайваннары»танып - белү-уен программасы әзерләделәр һәм үткәрделәр.
3 декабрь көнне Песәй авыл китапханәсендә Песәй урта мәктәбе белән берлектә 2-4 сыйныф укучылары өчен «Кешеләргә яхшылык бүләк итегез»дигән шәфкатьлелек дәресе үткәрелде.
3 декабрь - ел саен бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмгыять игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына юнәлтү һәм аларның хокукларын яклау максатыннан үткәрелә. 2 декабрь көнне Пасага авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия, педагог-оештыручы Әхмәтгәрәева Гөлнара һәм Песәй урта мәктәбе укучылары "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз"дигән акция үткәрделәр.
3 декабрь көнне Тихоново авылы китапханәчесе Медведева Н. С. «Чын күңелдән, күңел өчен» акциясе үткәрде һәм актив китап укучыларыбызның өйләренә барып хәлләрен белеште.
Песәй авыл китапханәсе «Кызыл тасма»акциясе үткәрде.
3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата-актив яшәү рәвеше алып барырга тырышучы, ныклык һәм сабырлык үрнәге күрсәтүче кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү. Халыкара инвалидлар көне-ул безнең янәшәбездә, тирә-юньдәгеләрнең ярдәменә, игътибарына мохтаҗ кешеләр яшәвен искәртү. Ижевка авыл китапханәсендә Ижевка урта мәктәбенең 2 һәм 4 сыйныф укучылары өчен «бер-береңә йөрәкләрне ачыйк» дип исемләнгән игелек дәресе узды.
Камай мәктәбендә «Алар белән горурланырга була» дигән исем астында әңгәмә узды.
2 декабрь көнне Енабердино авыл китапханәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара. - «Коррупциягә ЮК дип әйтик " – танып - белү сәгате үткәрелде.
1 декабрь Тат. Чаллысы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Кызыл тасма»акциясе уздырдылар.