12 ноябрьдә безнең илдә Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән барлыкка килгән экологик бәйрәм - Песнәкләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Сәйтәк авыл китапханәсендә «Песнәкләр көне»дип исемләнгән эко-сәгать үткәрелде.
2021 елда рус әдәбиятының бөек классигы Федор Михайлович Достоевский тууына 200 ел тула. Ф.М. Достоевский иҗаты рус әдәбиятын гына түгел, дөнья әдәбиятын үстерүгә дә зур йогынты ясады. Ел дәвамында Камай китапханәсе язучыга багышланган төрле чаралар үткәрде . Бу юлы Камай мәктәбе укучылары Ф.М. Достоевский музей –йортына виртуаль экскурсия ясадылар.
Татар китапханәсендә 7 нче бакча балалары игелек дәресендә катнаштылар.
11 ноябрьдә бөек рус язучысы Федор Михайлович Достоевский тууына 200 ел тула. Әлеге истәлекле дата һәм «Пушкин картасы» бөтенроссия проекты кысаларында Үзәк китапханә 10-11 сыйныф укучылары өчен язучының «Достоевский F.M»иҗаты буенча интерактив квиз-уен үткәрде.
Хайваннарга битараф булмаган сабыйны дөньяда табу кыен.Нәни инстинктив рәвештә үзен бөтен тереклек белән бердәм итеп тоя. Һәм бу турыдан-туры элемтәне ныгыту бик мөһим. Шуңа бәйле рәвештә, 10 декабрьдә Татар Чаллысы «Колосок " балалар бакчасында «Балаларга җәнлекләр турында» укулар узды.
Балалар китапханәсендә 1 нче мәктәпнең 4 «Г» сыйныф укучылары (укытучысы Бузаджи Г. Н.) өчен инглиз язучысы ПамэлыТрэверс «Мэри Поппинс» китабы буенча «Леди совершенство» уен - аукционы узды.
Күренекле язучы Евгений Львович Шварцка 2021 елда 125 яшь тула. Шушы юбилей датасы уңаеннан балалар китапханәсендә аның «Югалган вакыт турында әкият» әсәре буенча «Евгений Шварцның әкияти ларе» интерактив уены үткәрелде.
26 октябрь көнне Тихоново авыл мәдәният йортында, клуб сезоны ачылу уңаеннан, туган телләр елына багышланган «Ата – бабаларым теле сүнәргә тиеш түгел» дигән күргәзмә оештырылды.
Бөтенроссия наркотикларга каршы акция кысаларында Песәй авыл китапханәсендә, мәктәп белән берлектә, 6 нчы сыйныф укучылары өчен наркоманияне профилактикалау буенча «бу турыда һәркем белергә тиеш» дип исемләнгән әңгәмә һәм «Наркотикларга - юк дип әйт» күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде
26 октябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Саулык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Булат Окуджава иҗаты буенча «На любовь сердце настрою» дип исемләнгән портрет-кичә үткәрделәр