ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2021 ел
җомга

Абалач авыл китапханәсендә «Урман патшалыгы кешеләре» дигән экологик уен-викторина табигать дөньясына багышланды.

Тихоново авыл китапханәсендә утырмалар үткәрелде. Бу чараның кунаклары «Завалинка» иҗат коллективы һәм чакырылган кунаклар булды.


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Көз-төрле эшләнмәләр ясау өчен елның бик матур вакыты. Табигый материаллар   балаларга  үз инициативасын һәм фантазияләрен.күрсәтергә мөмкинлек  бирә,13 октябрь көнне Сәйтәк авыл китапханәсендә «Көзге фантазияләр»дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.

13 октябрьдә  Ижевка авылының урман аланында «Көз-кунакка чакырды» дип исемләнгән иҗади очрашу узды.

Дөньяның барлык кызларының да үз бәйрәме бар. 11 октябрь-Халыкара кызлар көне. Мондый датаның башлаучысы  булып Канада тора  . Бәйрәм әле бик яшь. Шушы көн кысаларында Ижевка авылы китапханәсендә Ижевка урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен «Кызлар төрле була» дип исемләнгән танып-белү-уен программасы үткәрелде.

Илнәт авыл китапханәчесе иҗат сезонын ачу тантанасында кунаклар белән безнең төбәкнең тарихы битләренә бераз сәяхәт кылды, “Мәдәниятләр һәм традицияләр күптөрлелеге” дигән исем астында туган якны өйрәнү калейдоскобы үткәрде.

13 октябрь көнне Песәй "Чулпан" балалар бакчасында балалар өчен күләмле аппликация буенча "Көзге каен"дигән мастер-класс үткәрелде.

Илнәт авылы китапханәчесе беренче Мари шагыйре – мәснәче Герасимов Михаил Степановичның (Г. Микай) туган көненә багышланган «Микай турында сүз"  исемле туган якны өйрәнү копилкасын үткәрде.


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

7,8 октябрь балалар китапханәсе, балалар сәнгать мәктәбе А. Сент – Экзюпериның «Кечкенә принц» дигән  китабы күргәзмәсе оештырды.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

12 октябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Саулык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә язучы, драматург Евгений Львович Шварц иҗатына багышланган «әкият телендә» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International