Монай авылы китапханәчесе Ахмедова Н.В. укучылар белән Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Бердәм гаиләдә» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде.
Илнәт авыл китапханәчесе "Василек» балалар бакчасы нәниләрендә кунакта булды һәм «Туган телдә сөйләшик»дип исемләнгән әдәби минут үткәрде.
5 октябрь көнне Үзәк китапханә, Халыкара өлкәннәр көне кысаларында, пенсия яшендәге Китап укучылар өчен «күңел, элеккеге кебек, яшь»дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде.
5 октябрьдә Үзәк китапханә “Саулык” социаль ярдәм үзәге ветераннары өчен шагыйрь-җырчы Лариса Алексеевна Рубальская иҗатына багышланган “Күңелем көзгә юнәлгән” исемле әдәби музыкаль сәгатен үткәрде.
4 октябрь - Халыкара хайваннар көне буларак билгеләп үтелә. Ижевка авыл китапханәсендә Ижевка урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен «Хайваннар – китап геройлары» дип исемләнгән мавыктыргыч сәяхәт үткәрелде (сыйныф җитәкчесе Әхмәдиева А. И.)
4 октябрьдә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә, ул кешелекнең игътибарын планетада яшәүчеләрнең башка проблемаларына юнәлтергә тиеш. Татар Чаллысы авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Әдәби зоопарк: балалар китапларында хайваннар»дип исемләнгән викторина үткәрде.
Өлкәннәр көне уңаеннан Илнәт авылы китапханәчесе «Китап белән өйгә шатлык килә» исем астында китап укучыларның өйләренә килде.
30 сентябрь көнне Ижевка авыл китапханәсендә Ижевка һәм Тихоново китапханәләре укучыларының өлкәннәр көненә багышланган «Безгә еллар бәла түгел " дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде.
30 сентябрь көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсендә, өлкәннәр айлыгы кысаларында, «Тормышның алтын көзе" дип исемләнгән бәйрәм чәе үткәрелде.
28 сентябрь көнне «Саулык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Үзәк китапханә рус җыры кичәсе үткәрде.