Узган пәнҗешәмбедә 6 февраль көнне С.Гассар ис. мәдәният сараенда «Калфак» татар милли баш киемен әзерләү буенча мастер-класс булды. Әлеге кызыклы сәнгатькә өйрәнергә әбиләр, педагоглар һәм приютта тәрбиянүчеләр килде. Очрашуны Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Фирүзә Габдрахманова ачып җибәрде һәм туган телне, гореф-гадәтләрне, үз халкының динен саклау мөһимлеге турында сөйләде, барысына да уңышлы эш теләде. Бу очрашуда мастер-классны «Талантлы әбиләр» сәнгать клубы җитәкчесе Людмила Ивановна үткәрде. Аның исәбендә төрле стильдәге берничә дистә эксклюзив эш бар. Ә әле күптән түгел генә ул «Калфак» хатын-кызлар милли баш киемнәре ясауның берничә үз ысулын эшләгән. Үзенең белемнәре белән ул башка осталары белән бик теләп уртаклашты.
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Татарстанның энҗе бөртекләре " III Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында катнаштылар».
6 февраль көнне Камай авылы китапханәсе «Нина Павлова китапларын укыйбыз» исемле IV төбәкара акциягә кушылды. Бу акциянең максаты-Н.Павлова китаплары мисалында экологик тәрбия бирү.
19 һәм 26 гыйнвар көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең 1 нче балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда яшь башкаручыларның «Беренче адымнар»республика конкурсы булып узды. Анда Менделеевск шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Татар китапханәсендә 1нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары катнашында “Сугыш урлаган балачак” дигән батырлык сәгате узды.(Укытучылары: Каримова А.М.) Чара «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясе кысаларында һәм Җиңүнең 75 еллыгын каршылап үткәрелде.
Тойма авылы китапханəсендə китапханəче мəдəният хезмəткəре белəн берлектə «Көчле рухлылар. Разведчиклар һəм партизаннар турында китаплар укыйбыз» дигəн акциягә кушылып, «Көчле рухлы кешеләр» дип исемләнгән батырлык дэресе уздырдылар.
Турай авылында саф һавада хәрәкәт активлыгын үстерү
Студентлар белән очрашу
Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы «Росток» IV район балалар халык иҗаты фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз.
Дәүләт Думасы кадрлар белән эшләгәндә электрон документ әйләнеше алып бару буенча кыска вакытлы эксперимент турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.