24 январь көнне Үзәк китапханәдә 1 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучылары өчен “Виват, студентлар” дип исемләнгән библио-микс үтте.
30 гыйнварда балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучылары һәм укучылары 10 нчы номерлы «Миләшкәй» балалар бакчасының өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр өчен «Әкият тавышлары һәм музыка уен коралларының тылсымлы дөньясы»дигән темага тематик концерт-лекция белән чыгыш ясадылар.
24 гыйнвар көнне Песәй авыл китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә "Космоста беренче" акциясендә катнаштылар, акцияне оештыручылар-Ростов-на-Дону шәһәр үзәк китапханәсе. Китапханәче башлангыч сыйныф укучылары өчен (укытучы – оештыручы Әхмәтгәрәева Г.Г.) конструктор һәмгалим С. П. Королев тууына 113 ел тулуга багышланган "Космик киңлекләр" танып – белү сәгате үткәрде.
29 нчы гыйнварда Тойгуҗа авылы китапханәсе рус язучысы А.П. Чеховның тууына 160 ел тулу уңаеннан “Чеховның иҗатын беләсезме?” дип аталган әдәби уен үткәрде.
С. Гассар ис. Мәдәният сарае 9 февраль көнне 16.00 сәгатьтә барлык теләүчеләрне «Кристалл»эстрада биюе Халык ансамбле концертына чакыра. Билет бәясе 150 сум.
С. Гассар ис. Мәдәният сараеның иҗат коллективлары яшь башкаручыларның «Беренче адымнар» XIII ачык республика фестиваль-конкурсында катнашты. Чара Яр Чаллы шәһәренең «1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда» узды. Шаянлылар һәм вокалчылар лаеклы чыгыш ясадылар һәм осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар иң яхшысы булу хокукы өчен көч сынашты. Чыгышларны компетентлы жюри бәяләде. Бу юлы балалар 3 дәрәҗә лауреат дипломнарын алдылар. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, иҗади уңышлар, илһам һәм бары тик алга гына барырга телибез!
Тихоново авыл китапханәсе «Блокада турында укыйбыз» бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
Дәүләт Думасы беренче укылышта «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законга кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең Милли гарантия системасын үстерү максатларында үзгәрешләр кертү хакында " закон проектын кабул итте.
Менделеевск туган якны өйрәнү музее фондларында Бондюжск хастаханәсе табиблары төркемен тыныч вакытта сурәтләгән фотосурәт саклана, алар арасында Ефим Чоловский, Мария Костючек, Ольга Островская.
Илнәт авыл китапханәсе Үзәк балалар китапханәсе оештырган "Гайдарны бүген укыйбыз" Халыкара челтәрле акциясенә кушылды.