ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

23 гыйнварда Менделеевск муниципаль районы хакимияте «Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча потенциаль резидентлар белән килешүләр төзеде.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

 

24 гыйнварда Менделеевск районында ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан "Юность" кинотеатры хезмәткәрләре тарафыннан "Кино кичә һәм бүген" күргәзмәсе оештырылды. Тамашачылар өчен фотозона, барлык яраткан фильмнардан канатлы фразалар язылган стендларда кадрлар, 1980 елгы "Украина" совет кинопроекторы, 1975 елгы кинолента өчен тавыш көчәйтүче, 1975 елгы кинолента озынлыгын санаучы, детальләр тәкъдим ителде. Шулай ук фойеда китапханәләр күргәзмәсе, мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең балалар иҗаты күргәзмәсе күрсәтелде.

 


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 31 гыйнварында 19.00 сәгатьтә  С. Гассар ис. мәдәният сараенда   «Без кабызган учаклар» дип исемләнгән, «Талларым» татар җыры ансамбленең 15 еллыгына багышланган юбилей концерты була. Барлык теләүчеләрне чакырабыз. Билет бәясе 150 сум.

 

27 нче гыйнварда Тойгуҗа авылы китапханәсе герой шәһәр Ленинградны 900 көн дәвам иткән камалыштан азат итү көне уңаеннан “Безнең хәтер яктысы гасырларда сүнмәс” дип аталган китап күргәзмәсе оештырды.


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Иске Гришкин авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә әдәбият сөючеләр“ТАССР ның 100 еллыгына 100 игелекле эш” акциясе кысаларында “Тормыш, сине мин бик яратам!” исемле әдәби кунакханәдә очраштылар.

Татар китапханәсе 7 нче бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  өчен әкиятләр кичәсе уздырды. Китапханәче Гөлназ Хафизова аларны, могҗизалы йомгакка ияртеп, серле дөньяга алып кереп китте.

2020 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. 27 нче гыйнварда Совет гаскәрләренең Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел тула.  

Менделеевскида, Татарстанда һәм аннан читтә һәркемгә билгеле булган «Шаян» халык иҗаты коллективы 26 гыйнварда Казан шәһәрендә «Роза Татарстана- 2020»  I Халыкара хореографик иҗат конкурс-фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. “Шаян”  кече, урта һәм өлкән төркемнәре мари биюе, рус биюе “Барыня” , “Некрасовские казаки” биюләрен һәм башкаларны тәкъдим итте.  Катнашучыларга эксперт бәясен югары компетентлы жюри бирде, ул аларның гадәти булмаган һәм дәртле биюләрен лаеклы бәяләде. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәкыя Насыйфуллина җитәкчелегендәге «Шаян» коллективы  конкурс  нәтиҗәләре буенча урта һәм өлкән төркем укучылары I дәрәҗә лауреаты , ә кече составы  II дәрәҗә лауреаты  булдылар. Коллективка киләчәктә дә уңышлар һәм иҗади җиңүләр телибез.

22 гыйнварда Халыклар дуслыгы йортында, директоры Габдрахманова Ф.И., үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчесе Мария Долгова белән берлектә, «Саулык»  социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасында тернәкләнү узучы гражданнар өчен Татарстан АССРның 100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын, Менделеевск муниципаль районының 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында танып-белү интерактивы узды. Чарада катнашучылар өчен Фирүзә Габдрахманова Халыклар дуслыгы йорты буйлап экскурсия үткәрде, алар Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы барлыкка килү тарихы, аның гасырлык социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсеше белән таныштылар.  Мария Долгова реабилитантлар белән халык уеннары үткәрде.

 

   Балалар сәнгать мәктәбе фойесында совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел тулуга багышланган дүртенче сыйныф укучылары күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә исеме " Алар Ватан өчен көрәштеләр!.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International