"Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында "Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 27.12.2009 елдагы 463-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме 12 130 сум тәшкил итә.
2020 елда традицион кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка эш бирүчеләр өчен яңа хисап формасы кертелә.
Район хакимиятендә атна саен район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә Менделеевск районы авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрелде.
Күркәм традиция буенча, бишенче ел рәттән, өченче буын вәкилләре Иске Яңа елны гадәти булмаган форматта каршы алдылар.
Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры балалар белән бергә 7 ел инде йөрми торган 1 төркем инвалид Мансуров Ринат янына бардылар һәм "Яңа ел могҗизалары"дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.
Хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.
15 гыйнварда бөтен дөньяда #MuseumSelfie популяр челтәр акциясе узачак. Бу көнне Интернеттан файдаланучылар бөтен дөнья буенча яраткан музейлардан экспонатлар фонында үз фотосурәтләре белән уртаклашачак.
Яңа Кокшанда Кыш Бабай халыкны Иске Яңа ел белән котлады (бу кечкенә сюрпризны китапханәче һәм Яңа Кокшан клубы мөдире оештырды).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Президиумы карары белән расланган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турындагы Нигезләмә нигезендә «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы (алга таба-Конкурс) игълан ителә.