ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

30 ноябрь көнне Енабердино Мәдәният йортында "Яңа ел мәшәкатьләре" дип исемләнгән чара үткәрелде, балалар белән Яңа ел кул эшләнмәләре ясадылар.

30 ноябрь көнне Абалач мәдәният йорты китапханә белән берлектә Бөтендөнья йорт хайваннары көненә багышланган "Безнең кечкенә дусларыбыз" исемле викторина үткәрделәр. 

29 ноябрь көнне Татар Чаллысы китапханә белән берлектә "Яңа Ел кәефе" дигән мастер-класс үткәрделәр.

 

28 ноябрьдә Камайда балалар өчен "Могҗизалы химия" уен программасы үткәрелде.

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) карары һәм 1988 елда кабул ителгән ООН Генераль Ассамблеясы карары нигезендә Бөтендөнья сатып алынган иммунодефицит синдромына (СПИД) каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Тихоново авылы китапханәсе күп еллар дәвамында шәһәрлеләрнең кызыклы ял итү мөмкинлеген булдыруны үз бурычы дип саный.

30 ноябрь көнне Татар Тәкәше авыл клубында әниләргә багышланган  концерт узды. 

1 нче декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбе укучылары өчен “Иртәгәне күрер өчен, бүген ничек яшәргә“ дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Китапханәче Галимуллина Г. М. ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртте, СПИД авыруын  профилактикалау алымнары турында сөйләде, ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, сак булырга өндәүче брошюралар белән таныштырды.

Тойгуҗа авылы китапханәсе драматург, хикәяче, публицист Шәриф Хөсәеновның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Аның геройлары сәхнәдә яшиләр” дип аталган әдәби сәгать үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International