ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

20 сентябрь көнне Тойгуҗада гадәти булмаган бәйрәм хөрмәтенә - «Смайлик» дустанә электрон символының туган көне уңаеннан мәдәният йорты директоры балалар белән берлектә котлау открыткалары ясадылар. Балалар бу бәйрәмнең тарихын белделәр.

 

Равил Миндубаевның хуҗалыгы инде озак еллар эшли. КФХда терлек сую цехы эшли. Терлекчелек комплексында ремонт ясалган, эре мөгезле яшь терлекләр симертү өчен җайланмалар урнаштырылган. Бүгенге көндә хуҗалыкта 59 баш эре мөгезле терлек бар, алга таба хуҗалыкны 70 башка кадәр киңәйтү планлаштырыла.

Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, 2019 елның 24 сентябрендә Менделеевскта күпфатирлы торак йортларда җылылык биреләчәк.

20 сентябрь көнне Монаш авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көне үткәрелде. Котларга Монаш авыл җирлеге башлыгы Иосифов Р.Ф., мәдәният йорты хезмәткәрләре, юлдаш-возжайка һәм китапханәче килде. Концерт номерлары, уеннар, конкурслар, чәй эчү үткәрелде.

21 сентябрь көнне яшьләр белән Д.И.Менделеевның периодическая таблицасының 150 еллыгына багышланган "Көчле звено" исемле танып-белү викторинасы үткәрелде. Шулай ук,  «Сак булыгыз - наркомания!» дигән лекция укыдылар.

21 сентябрь көнне Илнәт мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә Өлкәннәр көне уңаеннан "Минем елларым - минем байлыгым" дип исемләнгән чара үткәрделәр. 

20 сентябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында актив һәм энергияле өлкәннәр өчен ял кичәсе булып узды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашучылар өчен совет мультфильмнары мотивлары буенча «Көйне тап» һәм нәфис фильмнар буенча «Кайда логика» конкурсы үткәрделәр. Ә соңыннан ретро-хитлар астында бию кичәсе булды.

21 сентябрьдә Монай мәдәният йортында гадәти булмаган мастер-класс узды. Әзерләнгән шаблоннарга балаларга көзге яфраклардан аппликация ясарга тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, төрле портретлар һәм гадәти булмаган арысланнар килеп чыкты.

19 сентябрь көнне Иске Гришкино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Өлкәннәр айлыгы уңаеннан "Бигәш" ансамбле ветераннары белән очрашу оештырдылар һәм ике катнашучыны юбилее белән котладылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International