Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә «Өлкәннәр көне» уңаеннан оештырылган чарага идарә ветераннары Сәмигуллин Рәҗәп Сәмигулла улы, агроном Баһаветдинова Илгизәр Шәех кызы, Дәүләт техник күзәтчелек инженеры Абдуллин Дилүс Сәхәветдин улы чакырылган иде.
11 сентябрь көнне Татар китапханәсендә "Ядкәрь" әдәби-иҗат клубының чираттагы утырышы узды. Очрашу "Өлкәннәр айлыгы" кысаларында, төрле иҗади шәхесләр катнашында узды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 4 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр беренче мәртбә Агросәнәгать комплексы атналыгын үткәрүне планлаштыра, ул тармак профессионаллары, башкала халкы һәм кунаклары өчен эшлекле, махсус һәм массакүләм-мәдәни чараларны үз эченә ала.
Вафира Гыйззатуллина истәлегенә багышланган хәтер кичәсе
13 сентябрь көнне Монай авылының «Тургай» балалар бакчасында Монай авылы китапханәчесе балалар өчен «Тере табигать табышмаклары» исемле викторина үткәрде.
11 сентябрьдә С.Гассар исемендәге Мәдәният йортында Халыклар дуслыгы йорты Дуслык дәресе проекты кысаларында “Милли уеннар” дигән чара үткәрде.
Әлеге конкурс полиция хезмәткәрләренә карата халыкның ышаныч дәрәҗәсен күтәрүгә, хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга ярдәм итә.
Әгәр эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып пенсия алмаячак, дигән ялган мәгълүмат таралу очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләләренә эләкмәскә чакыра!
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә хезмәткәрләр җыя, шуңа бәйле рәвештә 2019 елның 19 сентябрендә 11.00 сәгатьтә Менделеевск шәһәре, Фомин урамы, 19 нчы йорт, 4 нче кат адресы буенча «Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ бинасында эш бирүче көне узачак.
14 сентябрьдә Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән “Ат көне”нә багышланган ат спорты ярышлары узачак. Чараны тантаналы ачу 11.00 сәгатьтә була.