ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

19 январь көнне Сәйтәк авылында Кач ману бәйрәме узды.


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Балаларның уйлап табулар көне дөньяда 17 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу көн яшь уйлап табучыларга багышлана, алардан башка без бүген, мәсәлән, су чаңгысы, мехлы наушник, йөзү ластлары һәм башка күп кенә әйберләр турында белмәс идек. Монай авылы китапханәчесе Надежда Әхмәдова балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды. Балалар батутның барлыкка килү тарихы, Брайль шрифты, начар ишетүче кешеләр өчен җайланма, шулай ук башка бик күп нәрсәләр белделәр.

18 гыйнвар көнне Яңабирде авылы китапханәсендә эшче һөнәрләр елы уңаеннан «Һөнәрләр күпере» дип исемләнгән тематик дәрес узды.

18-19 гыйнвар төнендә Кокшан авылы халкы борынгы чишмәгә изге су артыннан җыелалар.

18 нче январь көнне Камай авылы китапханәсендә “Тылсымлы куллар” түгәрәгенең чираттагы дәресе үтте. Китапханәче Гөлфидә Галимуллина җитәкчелегендә балалар пластик шешәдән ваза ясадылар. Бу эшләр балаларда зәвыклылык, эштә төгәллек, хезмәт сөючәнлек тәрбияли, матурлыкны тоя белергә өйрәтә.

20 январь кэнне Сэйтэк авыл китапханэсендэ язучы А.П.Гайдарнын 115 ел тулуга багышланган «Гайдарны укы хэм башкаларга да ярдэм ит!» дип исемлэнгэн эдэби сэгать уткэрелде.

14, 15 гыйнвар көнне Балалар китапханәсендә М. Дружининаның тууына 65 ел тулуга багышланган, «Мәрхәмәтле язучының күңелле иҗаты» дип исемләнгән, китаплар буенча сәяхәт үткәрелде. Сәяхәттә 1 нче мәктәпнең 1В сыйныфы (Мухамадеева Т. В.) һәм 1Г сыйныфы (Бузаджи Г. Н.) укучылары катнашты.

Монай мәдәният йортында балаларга уен программасы үткәрделәр.

Илнәт мәдәният йортында эшче һөнәрләр елына багышланган чара узды.


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

16 гыйнвар көнне Монаш авылы китапханәсе, Монаш урта мәктәбе белән берлектә, Д. И. Менделеевның тууына 185 ел тулу уңаеннан, “Д. И. Менделеев: тормыш һәм хезмәтеллары – Ватанга хезмәт итү батырлыгы” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International