12 гыйнварда С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Ойдолэ чош пукоме, Вуж Выль арез пумиталоме!» удмуртча бәйрәм узды. Кичәдә Менделеев, Алабуга шәһәрләре, Яңабирде,Тихоново, Байтуган авыллары удмурт халкы катнашты. Кичәнең төп кунаклары булып Удмуртия республикасы Ижау шәһәре артистлары булдылар. Чара бик күңелле узды. Бәйрәмдә биеделәр, уйнадылар, бәйгеләрдә катнаштылар,удмурт телендә шыгырьләр укыдылар һәм җырладылар. Җыелган кунакларны бәйрәм белән котларга мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шигапова һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова килделәр.
12 нче гыйнварда Тойгуҗа авылы китапханәсендә татар әдәбиятының классигы, атаклы драматург, татар профессиональ театрына нигез салучы һәм аны үстерүчеләрнең берсе Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Театрда -Камаллар династиясе" дип аталган әдәби кичә үткәрелде.
Яңабирде авылында яшәүче балалар янына кунакка Кар бабай килде.
11 гыйнварда Яңабирде мәдәният хезмәткәрләре Раштуа бәйрәме уңаеннан өйләргә йөрделәр.
13 нче гыйнвар көнне Камай мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән иске Яңа елга багышлап "Габзин"тавына чана шуарга бардылар.
11 нче январь көнне Илнәт авылы китапханәсендә П.П. Бажовның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Бажов әкиятләренә сәяхәт” исемле әдәби сәгать уздырылды.
11нче гыйнвар көнне Камай мәдәният хезмәткәрләре рәхмәт көненә багышланган акция үткәрделәр.
Илнәт мәдәният хезмәткәрләре Раштуа бәйрәме уңаеннан 10-13 гыйнвар көннәрендә әкият геройлары булып киенеп, өйләргә йөрделәр.
10 январь көнне Монай авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Мамыктан эшләнгән картина” мастер-классы үткәрде. Шулай ук кыш фасылына багышланган шигырьләр укыды, табышмаклар әйтте, төрле илләрдә Яңа елны һәм Раштуаны ничек каршы алулары турында сөйләде.
11 нче гыйнвар көнне Песәй авылы үзешчәннәре Татар Тәкәше авылына концерт программасы белән барып, авыл халкын күңелле ял иттерделәр.