27 нче июнь көнне Сәйтәк авыл клубы наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында “Без-наркотикларсыз тормыш өчен” дип исемләнгән акция уздырдылар.
27 нче июнь көнне Сәйтәк авыл клубында беренче районкүләм “Керәшен чибәре-2018” бәйгесе булды.
28 июнь көнне Бәзәкә мәдәният йорты "Чишмәләрне саклыйк" дигән тәрбия сәгате оештырды.
22нче июнь көнне Камай мәдәният йортында "без ул көнне хәтерлибез" исемле әңгәмә булып узды.
25 нче июнь көнне үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Камай авылы мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен “Спорт наркотикларга каршы ” исемле тематик сәгать уздырылды.
22 июнь көнне мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар hэм мәктәп лагерена йөрүче балалар белән бергә hәйкәл янында сугыш кырында hәлак булган авылдашларны искә алдылар.
22 июньдә Тойма авылында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә табигать кочагында 1941 елның июнь көне һәм немец илбасарларының вәхшилеге тасвирланган өзекләрне кычкырып уку уздырылды.
22 июнь – «Хәтер һәм кайгы көне». Шул уңайдан Сәйтәк авыл клубында “Керәшен чибәре” бәйгесендә катнашучылар һәм оештыручылар өчен чираттагы очрашу “ Бер минут тыңлык” дип исемләнгән чара белән башланып китте.
21 нче июнь көнне Камай мәдәният йортына мәктәп лагерына йөрүче балалар кунакка килделәр.
Күргәзмә оештыру өчен өлкән яшьтәге гражданнар ТАССР чорыннан сакланган истәлекле китапларны, гәҗитләрне, рәсемнәрне, сүрәтләрне тапшырдылар