ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 2023 елның 29 гыйнварындагы ПУ-79 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасында шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яисә Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары халкына хезмәт күрсәтүче муниципаль милектә булган акционер җәмгыятьләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында социологик сораштыру уздырыла.

2023 елның 17-19 февралендә Кама Аланы шәһәр тибындагы поселокта 21 яшькә кадәр яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында тхэквондо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта Россиядә теркәлмәгән каты авыру  балаларны дәвалау өчен дарулар сатып алганда " Круг добра" фондын өстәлгән бәягә салымнан азат итү турындагы закон проекты кабул ителде.

2023 елдан башлап, ата-аналар, туу чиратына һәм гаиләдә күрсәтелгән яшьтәге балалар санына карамастан, һәр 3 яшькә кадәрге бала өчен ана капиталыннан айлык түләү ала алалар.

2023 елның 1 гыйнварыннан гражданлык-хокукый характердагы шартнамәләр төзелгән хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган гражданнар яңа хокуктан -вакытлыча эшкә яраксызлык һәм ана булу белән бәйле пособиеләр алу белән файдалана алалар

Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 15 апрельгә кадәр иминләштерүчеләрнең икътисадый эшчәнлегенең төп төрен раслау буенча еллык кампания уза


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кандаланың үрчүен кисәтү максатларында профилактик һәм санитар-техник чаралар зур әһәмияткә ия. Халык яңа төзелгән фатирларга күчкәндә һәм башка очракларда торакны алмаштырганда яңа торакка кертелгән иске мебель һәм башка әйберләрне инсектицидлар белән профилактик эшкәртү мөһим, шулай ук яңа җиһазларны һәм көнкүреш предметларын җентекләп карарга тиеш.Фатирларны системалы ремонтлау, түшәмнәрне агарту, җентекләп (һава калдырмыйча) обой ябыштыру, идән, тәрәзә төбендә һәм ишек яңакларында ярыкларны яхшылап сылау  бик тә әһәмиятле.

Әгәр сез алдаркараклар  белән очрашсагыз, «домен патруле» на мөрәҗәгать итегез, бу кибер-куркынычларга каршы белгечләр, компанияләр һәм дәүләт органнары көчен берләштергән махсус ресурс.

Дәүләт Думасы мәктәп автобусы түләүле юлларда бушлай йөрергә мөмкинлек бирүче законны өченче, соңгы укылышта кабул итте.

11 нче «Балачак планетасы" балалар бакчасында ачык ишекләр көне үткәрү кысаларында ата-аналар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча театральләштерелгән «Теремкәй» тамашасын карый алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International