ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

«Кылбугор: удмурт телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу» проектын тормышка ашыру кысаларында һәм мәдәни инициативаларның президент фонды ярдәмендә 25 февраль көнне Енабердино авыл китапханәсе Енабердино урта мәктәбе һәм мәдәният йорты белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Дуслык нуры» дип аталган 18 нче төбәкара балалар фестивале үткәрделәр.

Татарстан Республикасы территориясендә 28 февраль көннең икенче яртысында,  1 март төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә (Казанда - 1 мартта төнлә һәм көндез).

27 февраль көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә цифрлаштыру елы кысаларында "Электроника балалар күзлегеннән" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.

26 февраль көнне Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә туган авылларына җиңү белән кайткан ветераннар турында "Алар җиңү белән кайттылар" дип исемләнгән күптән көтелгән презентация булды.

27 февраль көнне Енабердино мәдәният йортында шашка буенча чираттагы ярышлар булып узды.

26 февраль көнне Енабердино мәдәният йортында яшьләр белән "Сак булыгыз!  Химик матдәле үләннәр рәвешендә сатуга чыгарыла торган тәмәке тарту катнашмасы (СПАЙС) үлемгә китерә" дигән профилактик әңгәмә үткәрелде


27
февраль, 2022 ел
якшәмбе

2022 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:

-төнлә һәм иртән томан, бозлавык; 

- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык.


26
февраль, 2022 ел
шимбә

2022 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

төнлә һәм иртән кар, юеш кар, томан, бозлавык; юлларда көчле бозлавык.


25
февраль, 2022 ел
җомга

«Белочка» балалар бакчасында Вера Хәмидуллина иҗаты буенча чара үткәрелде.

Илнәт авыл китапханәсе «Туган телнең көче һәм матурлыгы»дигән танып-белү сәгате үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International