Укытучылар көнендә Менделеевскида «2021 елның иң яхшы сыйныф укытучысы» дигән Халык тану конкурсы старт алды.
Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев "Газпром теплоэнерго Казан" ҖЧҖ вәкилләре, Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь һәм инфраструктура үсеше буенча беренче урынбасары Артур Захарян, идарә башлыклары һәм предприятие җитәкчеләре белән 2021-2022 елларда җылылык бирү сезоны мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.
5 октябрьдә Үзәк китапханә “Саулык” социаль ярдәм үзәге ветераннары өчен шагыйрь-җырчы Лариса Алексеевна Рубальская иҗатына багышланган “Күңелем көзгә юнәлгән” исемле әдәби музыкаль сәгатен үткәрде.
4 октябрь - Халыкара хайваннар көне буларак билгеләп үтелә. Ижевка авыл китапханәсендә Ижевка урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен «Хайваннар – китап геройлары» дип исемләнгән мавыктыргыч сәяхәт үткәрелде (сыйныф җитәкчесе Әхмәдиева А. И.)
4 октябрьдә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә, ул кешелекнең игътибарын планетада яшәүчеләрнең башка проблемаларына юнәлтергә тиеш. Татар Чаллысы авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Әдәби зоопарк: балалар китапларында хайваннар»дип исемләнгән викторина үткәрде.
Казаннан килгән экспертлар төркеме Менделеевскиның ишегалды территорияләрен тикшерде. Алар арасында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының «Двор Дозор» архитектура төркеме җитәкчесе Вероника Ямилова бар иде. Гомумән алганда, белгечләр 13 ишегалдында булдылар.
Бүгенге көзге матур көндә бөтен дөнья укытучыларны бәйрәм белән котлый кебек. Күктә кояш балкый, күзне назлап бар табигать алтынга төренгән.
2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу - 2020 узачак.
5 октябрьдә район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә авыл җирлекләре башлыклары, бюджет учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
5 октябрь көнне Ижевка авыл мәдәният йортында Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган «Хайваннар дөньясында» танып-белү сәгате узды.