"Көз нигъмәтләре"
22 нче сентябрь көнне Сәйтәк авылы клубында Өлкәннәр айлыгы кысаларында “Самовар янында” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды.
«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр өчен балалар китапханәсе «Үсемлекләр - милләт символлары» әдәби калейдоскобы әзерләде һәм уздырды.
Өлкәннәр көне - өлкән буын бәйрәме ул - безнең, әбиләр, бабайлар, әти-әниләр бәйрәме. 20 сентябрьдә Турай урта мәктәбендә, китапханә белән берлектә, мәдәният йортында “Тормышның көзе алтын булсын...” дип исемләнгән очрашу узды. Тыңлаучылар һәр номерны бик җылы каршы алдылар. Чәй янында пенсионерлар үзләренең яраткан җырларын җырладылар.
23 сентябрь көнне Турай авыл китапханәсендә Көзге бал – күңел ачу һәм яхшы кәеф бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә "Карлыгач" балалар бакчасы балалары катнашты.
20 сентябрь көнне Тойгуҗада гадәти булмаган бәйрәм хөрмәтенә - «Смайлик» дустанә электрон символының туган көне уңаеннан мәдәният йорты директоры балалар белән берлектә котлау открыткалары ясадылар. Балалар бу бәйрәмнең тарихын белделәр.
Равил Миндубаевның хуҗалыгы инде озак еллар эшли. КФХда терлек сую цехы эшли. Терлекчелек комплексында ремонт ясалган, эре мөгезле яшь терлекләр симертү өчен җайланмалар урнаштырылган. Бүгенге көндә хуҗалыкта 59 баш эре мөгезле терлек бар, алга таба хуҗалыкны 70 башка кадәр киңәйтү планлаштырыла.
Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, 2019 елның 24 сентябрендә Менделеевскта күпфатирлы торак йортларда җылылык биреләчәк.
20 сентябрь көнне Монаш авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көне үткәрелде. Котларга Монаш авыл җирлеге башлыгы Иосифов Р.Ф., мәдәният йорты хезмәткәрләре, юлдаш-возжайка һәм китапханәче килде. Концерт номерлары, уеннар, конкурслар, чәй эчү үткәрелде.
21 сентябрь көнне яшьләр белән Д.И.Менделеевның периодическая таблицасының 150 еллыгына багышланган "Көчле звено" исемле танып-белү викторинасы үткәрелде. Шулай ук, «Сак булыгыз - наркомания!» дигән лекция укыдылар.