ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2 апрель көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында "Көлке сандыгы" дип исемләнгән чара узды. Балалар өчен төрле укннар, конкурслар, викториналар уздырылды.

1 нче апрельдә Татарстанда ел саен уздырыла торган «Музей язы - 2019 " республика акциясе старт алды. Шул уңайдан Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. яшүсмерләр өчен “Керәшен җорты” музей бүлмәсендә “ Иске йорт ничек оештырылган “ дип исемләнгән тематик экскурсия уздырды.Сәйтәк авылы очрагында сүз иске керәшен йорты  турында барды. Яшүсмерләр борынгы хуҗалык кирәк-яраклары,йортның  бизәлеше белән таныштылар. Йорт хуҗаларының кәсепләре белән танышып, кул эшләрен карадылар.Һәрбер музей экспонатының тормышта ничек кулланылганын белделәр.Әби-бабаларыбызның нинди тормышта,нинди шартларда яшәгәннәрен күз алдына китерделәр. Экскурсия бик файдалы һәм кызыклы узды.

2 апрель көнне Ижевка мәдәният йортында күңел ачу чарасы үткәрелде. Төрле уеннар, конкурслар, викториналар, табышмаклар балаларга бик ошады. Барлык балаларга да татлы бүләкләр тапшырылды. 

Тихоново мәдәният йортында көлке көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бу чарада төрле конкурслар, викториналар уздырылды. Нәтиҗәләргә җиткәндә балаларга буләкләр тапшырылды.

 

2 апрель көнне Монай мәдәният йортында балалар өчен "Кызык көн" дип исемләнгән чара уздырылды. Балалар көлке көнен ничек барлыкка килгәнен белделәр, һәм юмористик роликлар карап уздылар.


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. “Принцесса на горошине”, “Снежная королева”, “Дюймовочка”, “Гадкий утенок”, “Дикие лебеди”... Менә инде берничә буын Даниянең бөек язучысы Ганс Христиан Андерсенның тылсымлы әкиятләрен укып үсә. Бу көнне Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. “Чулпан“ балалар бакчасында “Балалар китабы - сихри бер дөнья” исемле әдәби сәгать үткәрде.

1 апрель көнне Николай Васильевич Гогольнең тууына 210 ел тулды. Илнәт авылы китапханәчесе язучының юбилее уңаеннан, узып баручыларга һәм берничә йортта яшәүчеләргә язучы һәм аның әсәрләре турында кыскача мәгълүмат бирде. Китапханәгә «Гоголь-тулы бер чор»күргәзмәсен карау өчен чакырды.

1 апрель көнне Монай авылы китапханәчесе «Тургай» балалар бакчасы нәниләре өчен «Ни өчен кошларсыз булмый?» танып белү уен программасын үткәрде.  

Сергей Гассар ис. Мәдәният сарае һәм Халыклар дуслыгы йорты "Менделеевскның милли Гүзәле - 2019" конкурсының башлануын игълан итә.  Конкурсның максаты-Менделеевск районы территориясендә яшәүче халыкларның этномәдәни үзенчәлеген саклау, яшьләргә эстетик һәм патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итү һәм ТР Менделеевск муниципаль районы яшьләре арасында милли мәдәниятне үстерү.

Конкурс турындагы нигезләмә белән сез сайтта таныша аласыз:

https://vk.com/mant_mendeleevsk

https://vk.com/m.domdruzhbynarodov

https://www.instagram.com/mant_mendeleevsk/

Конкурста катнашу өчен 2019 елның 1 маеннан да соңга калмыйча электрон адреска гариза тапшырырга кирәк: ddnmendeleevsk@list.ru.

Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз.

31 март көнне Иске Гришкин мәдәният йортында театр көненә багышланган чара үткәрелде. Китапханәче Галина Бармакова театрга багышланган китап күргәзмәсен ясап күрсәтте. Балалар өчен Клавдия Михайлова бармак театрын әзерләде һәм бергәләп ике әкият уйнадылар "Бияләй" һәм "Хайваннар кышлавы". Балалар әкиятләрне рәхәтләнеп уйнадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International